Кайгы уртаклашу

2003 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе
9 гыйнварда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Төркия Республикасы Президенты Әхмәт Нәдҗет Сезерга 8 еннән 9 гыйнварга каршы төндә Диярбакыр шәһәре тирәсендә Төркия самолетының һәлакәткә юлыгуы уңаеннан кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.

“Күп кеше корбаннарына китергән пассажир самолетының һәлакәткә юлыгуы Татарстан Республикасында яшәүчеләр күңелендә бик авыр хис-тойгылар уятты. Татарстанда яшәүчеләр исеменнән тугандаш Төркия халкының, һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының зур кайгысын уртаклашам”, - диелә әлеге телеграммада.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International