Фоат Мансуровны котлау

2003 елның 10 гыйнвары, җомга
Фоат Мансуровны котлау 10 гыйнварда Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Россия, Казахстан һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор Фоат Мансуровны 75 яшь тулу уңаеннан котлады.

Президент М.Шәймиев башта Россия Федерациясе Президенты В.Путин кушуы буенча аның тәбрикләвен игълан итте. Әлеге тәбрикләүдә, аерым алганда, болай диелә: “Күренекле дирижер һәм иҗат шәхесе буларак, Сез Россия сәхнәсенең танылган осталарыннан саналасыз. Сезнең иҗат юлыгыз – музыкага чын күңелдән бирелеп хезмәт итү мисалы. Үзегезнең тирән белемегез һәм тәҗрибәгезне артистларның яшь буыны белән юмарт уртаклашуыгыз аеруча күңелле хәл”.

“Сезнең исемегез хаклы рәвештә Ватаныбызның музыка культурасы хәзинәсенә керә. Сез, чорыбызның күренекле дирижеры буларак, Россиядә һәм аннан читтә симфоник һәм театр музыкасы үсешенә үзегездән зур өлеш керттегез”, - диде Татарстан Президенты юбилярны Дәүләт академия Зур театры сәхнәсеннән котлап. М.Ш.Шәймиев Татарстанда яшәүчеләр исеменнән Ф.Ш.Мансуровка татар музыка сәнгатен үстерүгә һәм пропагандалауга, татар опера классикасының иң яхшы үрнәкләрен торгызуга үзеннән зур өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде. Президент М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә куелган яңа концерт редакциясендәге “Җәлил” операсын һәм матур бизәлешле “Алтынчәч” спектаклен Татарстанның музыка тормышындагы иң әһәмиятле вакыйгалар дип бәяләде. Ул шулай ук, Ф.Ш.Мансуров, озак еллар дәвамында Россиянең Зур театры танылган дирижерларыннан берсе булып торуы белән бергә, Татарстан Республикасының Дәүләт симфоник оркестрына да уңышлы җитәкчелек итә, дип ассызыклады.

Танылган маэстро талантына баш иючеләрне Ф.Мансуровның күпкырлы таланты гаҗәпләндерми кала алмый – ул күренекле дирижер да, үзенчәлекле режиссер-куючы, искиткеч педагог, менә дигән рәссам, күп телләр белүче, альпинизм буенча спорт мастеры, шахмат һәм тимераякта узышу буенча чемпионатлар җиңүчесе дә, дип ассызыкланыла М.Ш.Шәймиев котлавында.

М.Ш.Шәймиев юбилярны котлап, аңа истәлекле бүләк тапшырды. “Евгений Онегин” операсы тәмамланганнан соң – анда дирижерлык пульты артына Ф.Мансуров басты – Татарстан Республикасы Президенты исеменнән театр сәхнәсенә чәчәкләр кәрҗине чыгарылды.

Юбилярны котлау тантанасында Татарстан Республикасы вице-премьеры З.Р. Вәлиева, Татарстан Республикасының мәдәният министры И.Г.Тарханов, Россия Федерациясе Хөкүмәтеннән министр В.Ю.Зорин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International