Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев 2002 елның 26-29 декабрендә Татарстан башкаласында фигуралы шуу буенча Россия чемпионатының уңышлы үтүе җәһәтеннән Россиянең Тимераякта фигуралы шуу федерациясе президенты Вячеслав Писеевтан хат алды.
Әлеге хатта федерация, ярышта катнашучылар, тренерлар, судьялар, спорт оешмалары вәкилләре исеменнән Россия чемпионаты тиешле югарылыкта үткәрелсен өчен уңайлы шартлар тудырган һәркемгә рәхмәт сүзләре белдерелә. Анда Россия чемпионатына әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Казан шәһәре хакимияте, Спорт сарае коллективы, фигуралы шуу буенча республика Олимпия резервы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, шулай ук "Сәфәр" һәм "Идел" кунакханәләре коллективлары ягыннан бик зур ярдәм күрсәтелүе искәртелә.
"Россия чемпионатының Казанда үткәрелүе якын киләчәктә Россия җыелма командасы составында лаеклы урын алачак һәм Татарстан, ил данын иң абруйлы халыкара ярышларда яклаячак республика фигуралы шуу осталарының алга таба да камилләшүенә ярдәм итүенә ышанабыз", - диелә әлеге хатта.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.