Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең "Нефтехим" биләмәләренең бер почмагында бетон таш салып: "Монда завод булыр", - дип белдергәненә биш ел вакыт узып та киткән. Кичә нәкъ шул ук урында нефть эшкәртү заводын төзүчеләргә һәйкәл басып тора иде инде: сыеклык тутырыла торган чанны чагылдырган металл стела өстендә көнбагыш башы. Әйе, уртадагы кара бөртекләре - кара алтын, җир маен, ә бер-берсенә беркеп яткан сары таҗлары бердәмлек һәм байлыкны гәүдәләндергән көнбагыш тәлгәше Түбән Кама нефть эшкәртү заводының брэндына, үзебезчә әйтсәк, тамгасына әйләнде. База комплексының хәрәкәткә китерелгән дүрт корылмасы (һәрберсен аерым завод дип әйтергә ярый) уртасында узган митингта моңа -бердәмлеккә һәм байлыкка аеруча басым ясалды. Чагыштырмача кыска вакытта завод кадәр завод корып куйган эшчеләр - төзүчеләр, монтажлаучылар, нефтьчеләр, нефть химиясе хезмәткәрләрен Минтимер Шәрипович бөек җиңү белән котлаганнан соң, Менделеевның сүзләрен искә төшерде:
"Промышленниклар берләшеп, дүрт тиенне биш сумга әйләндерү өчен эшләргә тиешләр", - дигән икән бөек рус химигы.