Очрашу тәмамланганнан соң, анда катнашучылар искәртеп узганча, сүз спорт өлкәсендә хезмәттәшлек турында гына түгел, ә бәлки икътисадта, мәдәнияттә үзара мөнәсәбәтләрне җайга салу турында да барган. Чөнки Ринат Әхмәтов, "Шахтер" футбол клубына җитәкчелек итү белән беррәттән, Татарстан җитәкчесе әйтүенчә, табигать бүләк иткән таланты ярдәмендә Украинада гына түгел, ә бәлки аннан читтә дә танылган эшмәкәрләрнең берсе булып тора. Һичшиксез, әлеге очрашу спорт хезмәттәшлеге белән генә төгәлләнмәячәк, чөнки Ринат Әхмәтовның компаниясе металл белән дә шөгыльләнә бит. Ә Татарстанда, мәгълүм булганча, машина төзелеше нык үсештә, дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Алга таба хезмәттәшлек Украина, шулай ук Россия һәм Татарстан мәнфәгатьләрендә дә үстереләчәк.