Кризиска каршы институт үзәгендә

2002 елның 7 декабре, шимбә
7 декабрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев Казанның элеккеге "Терминал" заводы территориясендә урнашкан Идел буе кризиска каршы институтның Сервейинг үзәгендә булды. Үзәккә республика җитәкчесе белән бергә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов та килде.

Үзвакытында бик күп оборона заказларына ия булган хисаплау техникасы чараларын җитештерүче "Терминал" берләшмәсе озак еллар буена хаклы рәвештә үзебезнең ра-диопромышленность флагманы булып исәпләнде. Әмма моннан 10 ел элегрәк, үзгәртеп кору чоры башлангач, "Терминал"да җитештерү күләменең 96 процентын тәшкил итүче дәүләт заказы юкка чыкты, предприятие кризиска чумды. Завод ике тапкыр - 1997 һәм 1999 елларда бөлгенлеккә төшү процедурасы аша үткәннән соң, "Терминал"ны үстерүнең стратегиясен үзгәртмичә, биредәге хәлне тотрыклыландырып булмавы ачыкланды. Идел буе кризиска каршы институт (ПАЙ) белгечләре катнашында эшләнгән тышкы идарә планында "Терминал"ның мөлкәти комплексын реструктурлаштыру тәкъдим ителде. Җитештерү комплексы "Офис-сәүдә үзәге" чикләнгән җаваплылыктагы җәмгыяте балансына тапшырылды. Үзәкнең устав капиталына кермәгән мөлкәт ПАЙ составына керүче "Три удара" дигән аукцион үзәге оештырган ачык аукционда сатылды. Бүгенге көндә 14 гектар территорияне биләп торучы "Терминал"ның мөлкәти комплексының зур өлеше 400 гә якын арендаторга мәйдан биреп торучы (анда 3 меңгә якын кеше эшли) "Бердәм аренда системасы" "Сервейинг компаниясе" ААҖ идарәсендә тора. "Терминал"ны реструктурлаштыруның беренче уңай нәтиҗәләре - үз яшәешен туктаткан заводның зур мәйданнарына сулыш өрү.

ТР Президенты М.Шәймиев моңа озак еллар буе буш торган заводның төп корпусларыннан берсенең территориясендә киң колачлы сәүдә-эшлекле үзәк төзелеп килүче төзелеш мәйданчыгында булганда инанды. Ике ел эчендә 5 мең квадрат метрга якын мәйдан файдалануга тапшырылды инде, аларда офислар һәм сәүдә бүлмәләре урнаштырылды. Берничә айдан соң хәзерге төзелеш мәйданчыгы урынында да бинаның беренче катында 5 мең квадрат метрдан артыграк мәйданда сәүдә павильоннары пәйда булачак.

Президент Сервейинг үзәгендә ачылган "Кризиска каршы идарә системасында сервейинг" күргәзмәсе белән дә кызыксынды. Аны карау якынча 1,5 сәгатькә сузылды. Күргәзмәдә 70кә якын фирма катнаша. Алар арасында - "Сервейерлар гильдиясе" коммерция нигезендә эшләмәүче ширкәт, "ТРның арбитраж идарәчеләре гильдиясе" төбәк иҗтимагый берләшмәсе бар. "Терминал" технопаркы территориясендә эшләп килүче күп кенә җитештерү фирмалары да үз продукциясе - йорт җиһазлары, кием-салым, нефть чыгару, фармацевтика, агач эшкәртү промышленносте һәм авыл хуҗалыгы өчен югары технологияле җиһазлар үрнәкләрен тәкъдим иткән.

Шуннан соң Президент һәм Премьер 2000-2002 елларда Идел буе кризиска каршы институт эшләгән кризиска каршы технологияләргә багышланган "Түгәрәк өстәл" эшендә катнашты. Бу мәсьәлә буенча доклад белән ПАЙ генераль директоры Игорь Жилкин чыгыш ясады. "Түгәрәк өстәл" эше барышында шулай ук республикада социаль яктан зур әһәмияткә ия булган бурычлы предприятиеләрне реструктурлаштыру һәм бөлгенлеккә төшкән предприятиеләр милкен сату системасы буенча тупланган тәҗрибәгә кагылышлы мәсьәләләргә дә кагылып үтелде. ПАЙ базасында эшләүче "Три удара" аукцион үзәге базасында торглар оештыру механизмы һәм кризиска каршы идарәдә кадрлар технологиясе дә М.Шәймиевкә зур кызыксыну тудырды.

Президент 2002 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча илнең әйдәп баручы консалтинг төркемнәре рейтингында 33 нче урынны алган, Россиянең төбәк консалтинг компанияләре арасында иң зурларының берсе булган Идел буе кризиска каршы институты эшчәнлеген уңай бәяләде. М.Шәймиев, үз вакытында базар икътисадына уңышлы керә алмаган предприятиеләрне финанс ягыннан савыктыру буенча зур эш башкарылуын искәрткәннән соң, ПАИның республика җитәкчелеге, шәһәрләр һәм районнар хакимиятләре башлыклары ярдәмендә алга таба да проблемалы предприятиеләр язмышында актив катнашырга, алар өчен реструктурлаштыруның үтемле схемаларын тәкъдим итәргә тиешлеген әйтте. Мондый гамәлләр республика икътисадын савыктыру һәм ныгыту белән беррәттән, җитештерү өлкәсендә кече эшмәкәрлекне үстерү өчен уңай шартлар да тудыра. Ә бу - дистәләрчә йөз эш урыны, кешеләрнең тормыш шартларын реаль яхшырту, дип ассызыклады Президент. Идел буе кризиска каршы институт хезмәткәрләре, Татарстанның әйдәп баручы югары уку йортлары белгечләре белән бергә, арбитраж идарәчеләренең профессиональ отрядын формалаштыруда да актив катнашырга тиеш. Аларны әзерләү буенча тиешле бүлекләрне башка югары уку йортларында да булдырырга кирәк (әлегә моның белән Казан дәүләт финанс-икътисад институты гына шөгыльләнә), дип исәпли М.Шәймиев.

Идел буе кризиска каршы институтның Сервейинг үзәгендә һәм "Бердәм аренда системасы" компаниясендә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Мәһди-ев, Казан шәһәре хакимияте башлыгы Камил Исхаков, ТР сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөс-нуллин, Кризиска каршы идарә буенча ТР комитеты рәисе Алексей Семин һәм башкалар булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International