Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Татьяна Джугашвилидан хат алды. Анда әлеге ханым әтисе - Василий Иосифович Джугашвилиның (Сталинның) җәсәден Казаннан Мәскёүгә күчереп күмүдә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерә.
"Сез озак еллар буе моңа омтылып яшәгән әниебез Мария Джугашвилиның бөтен тормышындагы бик мөһим эшен төгәлләүгә ярдәм иттегез. Казанда яшәгән елларның бик авыр булуына карамастан - башта әтиебез вафат булды, соңыннан әниебезне паралич сукты - без апам белән бу чорны җылы хисләр белән бик еш искә алабыз. Ике кызчыкка ярдәм иткән татарларның, шулай ук русларның да кайгыртуын һәм җылы мөнәсәбәтен һич тә онытырлык түгел... Һәм менә 40 елдан соң безнең өчен кайгылы, әмма бик мөһим вакыйгада - әтиебезне үз ватанына кире кайтаруда безгә яңадан Татарстан ярдәмгә килде", - диелә әлеге хатта.
Т.В.Джугашвили бу эштәге ярдәме өчен Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаковка һәм "Ритуал" коммуналь предприятиесе генераль директоры Равил Кәримовка да рәхмәт белдерә.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.