Татарстан Дәуләт Советы сессиясендә

2002 елның 29 ноябре, җомга
28 ноябрьдә Татарстан Дәүләт Советының унөченче сессиясе үз эшен дәвам иттерде. Сессиянең көн тәртибендәге дүрт мәсьәләгә Президиум даими комиссияләр тәкъдиме буенча узган утырышларда соңгы карарлар кабул ителмәгән 43 өстәмә мәсьәләне карап тикшерүгә кертте. Башка тәкъдимнәр белән депутатлар В.Логинов, Р.Миңнуллин, М.Мәһдиев, С.Осколок, А.Кәримов, А.Хамаев, М.Курманов чыгыш ясады.

Сессиядә Җ.ЯҺудинның ТНВ телеканалы аша 2003 елга Татарстан Республикасының бюджет проектын тикшерүне турыдан-туры тапшыру турындагы тәкъдиме кабул ителде. (Парламент сессияләреннән радио аша турыдан-туры тапшырулар даими рәвештә алып барыла). Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комиссиясе исеменнән аның рәисе Р.Вәлиев Дәүләт Советына РФ Мәгариф министрлыгының Россия Федерациясе мәктәпләрендә "Православие культурасы" фәнен кертүгә кагылышлы инициативасы буенча үз фикерен әйтергә, шулай ук Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинга РФ Федераль Җыенының "Россия Федерациясенең халыкларының телләре турындагы" федераль законның 3 статьясына Россия Конституциясенә каршы килүче өстәмәләр кабул итү җәһәтеннән парламент мөрәҗәгатен кабул итүне тәкъдим итте. Депутатлар әлеге ике тәкъдимне хуплады. Сессиядә катнашкан Президент Минтимер Шәймиев мөрәҗәгать текстында парламентчылардан Россия закон чыгаручыларының Федерация субъектлары вәкаләтләре өлкәсенә тыкшынганлыгына басым ясауны сорады. "Әлеге мәсьәлә фәкать республикаларга гына кагыла һәм һичьюгы уртак карамактагы мәсьәлә булып тора. Шуңа күрә ул уртак рәвештә карап тикшерелергә тиеш", - диде М.Шәймиев.

Фикер алышулар нәтиҗәсендә парламентның көн тәртибе турындагы карарына 55 мәсьәлә кертелде.

Сессия беренче эш итеп Хөкүмәтнең 2003 елга республиканың салым базасына кагылышлы закон проектлары пакетын икенче укылышта карап тикшерде. Әлеге законнар яңа финанс елы башлану белән гамәлгә керә алсын өчен аларны быелның ахырына бер ай кала кабул итәргә кирәк. Юкса бюджетка керемнәрнең бер өлеше салынмый калырга мөмкин. Депутатлар "Татарстан Республикасында юл фонды турындагы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында" (бу документның исеме бераз үзгәртелде), "Транспорт салымы турында", "Эшчәнлекнең кайбер төрләре өчен алдан йөкләнгән керемгә бердәм салым рәвешендәге салым салу системасын гамәлгә кертү турында", "Җир өчен түләү турындагы Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү хакында" һәм "Татарстан Республикасында милекчеләргә сатылучы дәүләт милкеңдәге һәм муниципаль милектәге биналар, төзелмәләр һәм корылмалар урнашкан җир кишәрлекләренең хакын ачыклау өчен җир бәясен билгеләү турындагы закон проектларын башта - икенче укылышта, шуннан соң тулаем кабул итте. "2003 елга Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Депутатларны киләсе елга Татарстанның социаль-икътисадый үсеш фаразлары, 2003 елга республика бюджеты проектын формалаштыруның үзенчәлекләре һәм принциплары, аның керем һәм чыгым өлешләренең төп күрсәткечләре белән икътисад һәм сәнәгать министрының беренче урынбасары А.Кудрявцева һәм финанс министры Р.Гай-затуллин таныштырды. Кече доклад белән Бюджет-финанс мәсьәләләре комиссиясе рәисе И.Сафиуллин чыгыш ясады.

Чыгышларда бюджетны формалаштырганда дефицитның чик күләмдә - 10 процент күләмендә салынуы искәртелде. А.Кудрявце-ва сүзләренә караганда, киләсе елга бюджет үтәлеше буенча бурычлар башка елларга караганда катлаулы, әмма аларны хәл итеп була. Социаль-мәдәни өлкәнең бюджет ихтыяҗларың билгеләгәндә республика территорияләренең бюджет ихтыяҗын исәпләү өчен норматив база сыйфатында ТР Министрлар Кабинеты раслаган социаль нормалар һәм стандартлар кулланылды. Социаль-мәдәният өлкәнең өлеше арту дәвам итә: әгәр 1996 ел бюджетында бу өлеш 35 процент, 2000 елда 52 процент тәшкил итсә, 2003 елда ул 64 процент булачак. Аның өчен чыгымнар (22,2 млрд сум күләмендә) тупланма бюджетның гомуми чыгымнар күләмендә максатчан бюджет фондлары хисабыннан үзара дөрес бәйләнешкә китерелде.

Республика Хөкүмәте федераль үзәк үрнәгендә республика бюджетында тупланма өлештән средстволарның шактыен үзәкләштерергә карар кылды. Алар иң элек торак-коммуналь өлкәсендә субсидияләр түләүгә билгеләнә. Р.Гайзатуллин сүз-ләренчә, мондый адым ясап, Хөкүмәт РФ Бюджет һәм Салым кодексларының нормаларына катгый таянып эш итте. Сүз уңаеннан шуны да әйтик: торак-коммуналь хуҗалыгы өчен бюджеттан дотацияләр сакланып кала, әмма коммуналь хезмәт күрсәтүләргә тарифларны төрле яклап субси-дияләү юкка чыгарылгач, тармакны турыдан-туры бюджеттан финанслау субсидияләүнең өч формасы белән алыштырылачак. Алар торак фондын тотуга һәм капиталь ремонт ясауга, шулай ук халыкны адреслы компенсацияләүгә китәчәк.

Докладчыларга сораулар белән депутатлар И.Таһиров, М.Галиев, Р.Харисов, Ф.Комаров, Т.Миңнуллин, А.Кәримов, П.Чек-марев һәм башкалар мөрәҗәгать итте. Р.Латыйпов, Т.Сафин, Р.Вәлиев, И.Таһиров, С.Осколок, А.Кәримов, Ю.Якупов, Ф.Мусин, Т.Миңнуллин, Ф.Әхмәтов, М.Курманов һәм А.Штанин чыгышлары тыңланды. Закон проекты буенча фикер алышуларда Президент М.Шәймиев, Премьер-министр Р.Миңнеханов һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин актив катнашты.

Парламентның барлык даими комиссияләре, шулай ук фикер алышуларда катнашкан депутатлар да, А.Штаниннан тыш, 2003 елга бюджет турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте. Бюджетны кабул итәргә өчен 106 тавыш бирелеп (өч депутат моңа каршы тавыш бирде), бюджет беренче укылышта кабул ителде. Төзәтмәләрне 10 декабрьгә кадәр кертеп булачак.

Моннан тыш сессия ТР Югары суды рәисе Г.Баранов тәкъдиме буенча Казан шәһәренең Яңа Савин һәм Совет районнарында эшләү өчен Г.Герасимованы һәм Л.Нуруллина-ны җәмәгать судьялары итеп сайлады. ТР Президенты тәкъдимен карап тикшергәннән соң - бу тәкъдим белән юстиция министры А.Салабаев чыгыш ясады - депутатлар судьяларның квалификация коллегиясенә җәмәгатьчелекнең җиде вәкилен билгеләүгә каршы килмәде. Моның алдыннан А.Штанин, кандидатларны тәкъдим итү процедурасы законнар бозу белән үткәрелде, дип тавыш бирүне кичектереп тору тәкъдиме кертте. Әмма ТР Прокуроры К.Әми-ров, кандидатларны тәкъдим итү процедурасы федераль законнарга, шулай ук республика законнарына да туры китерелеп үткәрелде, дип бу җәһәттән тиешле аңлатма бирде.

Сессия җомга көнне үз эшен дәвам иттерәчәк. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International