Сабантуйлар гөрләп узды

2003 елның 7 июне, шимбә
Арча 7 июньдә Арчада үткән Сабантуй бәйрәме меңнәрчә җирле халыкны һәм кунакларны җыйды. Арчалыларны бәйрәм белән котларга Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев килде.

Кунакларны өч милләт - татар, рус, мари милләте вәкилләре "тораклары" алдындагы мәйданда каршы алды. Республика җитәкчесе, Сабантуй бәйрәме, аеруча соңгы елларда, чын мәгънәсендә интернациональ бәйрәмгә әверелде, дип искәртте. Республикабызда яшәүче халыклар үзара аңлашу Һәм дуслашу юлын тапты. Бу безнең уңышларыбызның нигезе булып тора, дип ассызыклады М.Шәймиев.

Мәгълүм булганча, Татарстанда әле күптән түгел генә ЮНЕСКО генераль директоры Коитиро Мацуура булып китте. Татарстан һәм ЮНЕСКО җитәкчеләре кул куйган коммюникеда татарның милли бәйрәме Сабантуйны ЮНЕСКОның матди булмаган шедеврлары исемлегенә кертү турында тәкъдим бар. Сабантуйны бөтен дөнья халкы белүенә һәм аның Бөтендөнья мирас исемлегендә лаеклы урын табуына ышанам, диде Татарстан Президенты. Ул арчалыларны һәм кунакларны бәйрәм белән котлады һәм аларга сәламәтлек, иминлек теләде.

Әлеге борынгы бәйрәм заманча традицияләр белән тулылана барса да, аның төп эчтәлеге гасырлар буе үзгәрми кала. Арчалылар традиция буенча узган елгы Сабантуй батырларын хөрмәтләде, алдынгыларны бүләкләде. Мәйданга узган һәм быелгы Сабантуйлар арасындагы чорда никахлашкан утыздан артыграк яшь пар һәм шушы вакыт эчендә дөньяга килгән сабыйлары белән ата-аналар чакырылды. Яшьләрне һәм яшь әти-әниләрне Арча районы хакимияте башлыгы Алмас Нәзиров котлады.

Штерә авылыннан Рөстәм Муханов Сабантуйның абсолют батыры исеменә лаек булды. Ул өенә зур мөгезле тәкәне өр-яңа "Ока"га салып кайтып китте. Теләүчеләр ат чабышында, төрле ярышта катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International