Бүген "Казан Экспо" ХКҮ мәйданчыгында, Илһам Шакиров исемендәге залда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналар узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм башкалар катнашты.
15 февраль - 120 ел элек Оренбург өлкәсендә туган бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең туган көне (1906-1944). Бүген Татарстанда һәм илнең башка төбәкләрендә шагыйрьнең 120 еллыгына багышланган тантаналы чаралар уза.
Бүген иртән Казан Кремле диварлары янындагы 1 Май мәйданында Муса Җәлил һәйкәле итәгенә чәчәкләр салынды.