Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Фәрит Бикчәнтәев Камал театрында 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
2012 елның 23 мае, чәршәмбе
Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында әлеге театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевның 50 яшьлек юбилеена багышланган бенефис үтте.
Юбилярны котларга дип ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, коллегалары һәм аның иҗатын сөючеләр килгән иде.
Минтимер Шәймиев, Фәрит Бикчәнтәевны тәбрикләп, аның театр мохитендә үскән талантлы режиссер булуын билгеләп үтте. “Ун ел элек Марсель Сәлимҗанов үлгәч, безнең өчен бу зур югалту булды һәм Г.Камал исемендәге театрның баш режиссеры итеп кемне билгеләү мәсьәләсе килеп туды. Озак кына фикер алышулардан соң бу эшне Ф.Бикчәнтәевка тапшырырга карар кылынды. Без бүген бу карарның дөрес булуын күрәбез”, - диде Минтимер Шәймиев.
Оренбург драма театры Рифкать Исрафилов, Минтимер Шәймиевнең сүзләрен куәтләп, ул чакта кабул ителгән карарның дөрес булганлыгын белдерде. “Мин бүген милли театрлар арасында әлеге театр коллективының, бу күренекле режиссерның нинди урын алып торганлыгын беләм. Бүген театр талантлы кеше Фәрит Бикчәнтәевның лаеклы кулларында”, - дип билгеләп үтте Р.Исрафилов.
Кичәдә котлаулар белән РФнең атказанган артисты Владимир Носик чыкты.Ул юбилярны Малый театр һәм аның сәнгать җитәкчесе Юрий Соломин исеменнән котлады. “Сезнең өстә - зур җаваплылык, милли театр буларак, милләтне саклау бурычы тора. Милли рух нык була. Мине сезнең спектакльләргә килүчеләргә яктылык алып килүегез шатландыра”, - диде ул.
Бүген юбиляр исеменә бик күп телеграммалар килгән. Аларны республика җитәкчелеге, коллегалары юллаган. Кече академия драма театры сәнгать җитәкчесе һәм директоры Лев Додин Фәрит Бикчәнтәевның яшь булуына карамастан, мактаулы исемнәргә лаек булуы, җаваплы урында эшләвен билгеләп үтә. “Сезнең кулларда – менә дигән милли театр һәм ул үсештә. Сез гомумевропа һәм милли сәнгатьнең табигый синтезын күрсәтәсез”, - дип, ул юбилярның әле озак еллар театрга хезмәт итүен теләп калды.
Кичәдә Фәрит Бикчәнтәев сәхнәгә куйган “Бабайлар чуагы”, “Хушыгыз”, “Телсез күке” спектакльләреннән өзекләр күрсәтелде, юбилярны гаиләсе, укучылары, труппа котлады. Аны шулай ук җырчылар Илһам Шакиров, Салават Фәтхетдинов, «La Primavera» оркестры котлады.
Бенефис юбилярның үз чыгышы белән тәмамланды. Ул үзен котларга килүчеләргә рәхмәт белдерде. “Мин бәхетле кеше, чөнки монда тудым һәм үстем. Бу дәрәҗәгә җитүем өчен мин укытучыларыма рәхмәтлемен. Мин – театр баласы. Театрыбыз һәм халкыбыз яшәсен”, - дип, сүзен тәмамлады юбиляр.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз