Минтимер Шәймиев Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты

2019 елның 1 феврале, җомга

Бүген Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында  “Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 2018 елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2019 елга бурычлары турында” Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Мәдәният министры Владимир Мединский, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе җаваплы секретаре, Россия Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Г.Орджоникидзе, Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге рәисе, Камал театрының баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев һәм башкалар катнашты.

Коллегия башланганчы анда катнашучылар республиканың төп мәдәни проектлары күргәзмәсе белән таныштылар. 

Аннары 2018 елда мәдәният өлкәсендә ирешелгән казанышлар турында фильм күрсәтелде.  Аерым алганда, видеофильмда Татарстан Мәдәният министрлыгының “Чикләрсез” дигән  девизы яңгырады.  

Төп докладны Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова ясады.

Ирада Әюпова 2019 ел илдә Театр елы дип игълан ителде, дип искә алды. Алга таба ул “Республика 99” кинопроекты, шулай ук Татарстанның “Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге” проекты турында сөйләде.

Россия Мәдәният министры Владимир Мединский коллегиядә чыгыш ясап,  Татарстанны Россиянең иң заманча һәм алга киткән төбәкләренең берсе, дип атады.

Республикада театр һәм кино билетларын онлайн сату системасын искә алып, Владимир Мединский Татарстанга шундый ук федераль система булдырырга тәкъдим итте.

Шуңа бәйле Владимир Мединский искә төшергәнчә, Татарстанның программалау һәм ИТ-технологияләр өлкәсендә көчле кадрлары бар.

“Мин сезнең бердәм билетлар сату системасын карадым. Дөрес, өстән-өстән генә таныштым, ләкин ул бик кызыксындырырлык күренә”, -  диде РФ мәдәният министры.

Аннары Россия Мәдәният министры Татарстанга илнең башка төбәкләре белән беррәттән мәдәни проектларны гамәлгә ашыруга 500 млн. сум бүлеп биреләчәк, дип хәбәр итте.  

Ул Татарстанны грантлар алу конкурсларында активрак катнашырга өндәде.  

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы коллегиясендәге чыгышында, мәдәниятне халыкка җәмәгать киңлекләре аша да сеңдерергә кирәклеген билгеләде.  

Аның сүзләренчә, бу процесста мәдәният учреждениеләре белән бергә коммерциячел булмаган оешмалар да катнашырга тиеш.   

“Футбол буенча соңгы дөнья чемпионаты халыкка җәмәгать киңлекләрендәге мәдәни чараларның бик кирәк булуын күрсәтте. Бу процесска республика мәдәният учреждениеләре белән бергә социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларны да җәлеп итәргә кирәк”, - диде ТР Президенты.

“Яңа күренешләр, авангард тенденцияләр белән бергә, традицияләрнең буыннан буынга күчүенең кыйммәтен дә, мәдәни байлыкны саклап калуны да онытмаска кирәк”, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International