Минтимер Шәймиев Казан танк училищесына Жуков ордены тапшыру һәм “Герой танкист” һәйкәлен ачу тантанасында катнашты

2019 елның 22 феврале, җомга

Бүген РФ Кораллы көчләре Генераль штабы җитәкчесе Валерий Герасимов Татарстан башкаласында үткән тантаналы чарада Казан танк училищесына Жуков ордены тапшырды. Шулай ук уку йорты территориясендә урнашкан “Герой-танкист” һәйкәлен ачу чарасы да узды. Тантаналы чараларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.  

Валерий Герасимов билгеләгәнчә, бүген Казан танк училищесы уңышлы эшләр өчен укыту-материаль база һәм әзерлекле укытучылар составы белән тәэмин ителгән.

“Команда кадрлары әзерләүдәге уңышлары өчен уку йорты Россия Президенты тарафыннан Жуков ордены белән бүләкләнә. Барлык ветераннарны һәм училищены тәмамлап чыгучыларны бу бүләк белән котлыйм”, - дип мөрәҗәгать итте Россия Генштабы җитәкчесе.

Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча,  бүгенге чара уку йорты өчен икеләтә мөһим, чөнки чара училищега 100 ел тулган елда уза.

Ул тантанада катнашучыларга уку йортының бай тарихы барлыгын әйтте. “Казан танк училищесы тирән тарихи тамырларга ия. 100 ел эчендә вакыт төрле таләпләр куелган, уку йортының исеме дә үзгәргән. Бу уку йорты Ватанның кораллы көчләре өчен белгечләр әзерләгән. Аны тәмамлап чыккан белгечләр хәрби бәрелешләрдә һәм көндәлек хезмәттә зур уңышларга ирешкән”, - диде Татарстан Президенты.

Уку йортын тәмамлаучыларны кая гына җибәрсәләр дә, алар батырлык һәм намус үрнәге булдылар, дип өстәде ул. Алар иң катлаулы ситуацияләрне дә хәл итәргә сәләтле булуларын Сириядә дә күрсәтте - батыр, ышанычлы булдылар.

“Училищены тәмамлаган 50 дән артык хәрби Советлар Союзы Герое һәм Россия Герое исеменә лаек булды. Алар арасында РФ КК Генштабы җитәкчесе, оборона министрының беренче урынбасары, армия генералы Валерий Герасимов. Алар арасында Россия Герое да бар - чын офицер, батыр хәрби, якташыбыз лейтенант Алексей Козин - ул Төньяк Кавказда хәрби бәрелешләрдә гомерен бирде”, - дип  белдерде Татарстан Президенты.

“Татарстан куәтле оборона-сәнәгать комплексына ия, ул уртак эшкә зур өлеш кертә. Республика материаль-техник базаны үстерүгә аерым зур игътибар бирә. Без алга таба да училище хәрбиләренә һәм курсантларына төрлечә ярдәм итәчәкбез”, - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

Алга таба училищега ТР Президентының Рәхмәтен белдерү турында указны укыдылар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International