Бүген ЮНЕСКО генераль директоры Одри Азуле Казан Кремлендә булды, анда ул «Яңарыш» республика фондының тугыз еллык эшчәнлегенә багышланган экспозиция белән танышты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев аңа «Мәдәни мирас: Свияжск утрау-шәһәре һәм Борынгы Болгар» комплекслы проектын гамәлгә ашыру йомгаклары турында сөйләде. 9 ел эчендә тарихи һәйкәлләр, архитектур ансамбльләр торгызылган һәм заманча инфраструктура булдырылган.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе искәрткәнчә, Болгар тарих-археология комплексы һәм Успенье соборы һәм Свияжск утрау-шәһәре монастыре ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән.
«Яңарыш» республика фондының Попечительләр Советы рәисе ассызыклаганча, Татарстанда мөселман һәм православие ядкярләрен бер үк вакытта торгызу алымы гамәлгә ашырыла. Бу вакыт белән сыналган практика. 2005 елда ук Казан Кремле территориясендә Кол Шәриф мәчете һәм Благовещенье Соборы торгызылган. Соңгы проектлар арасында – Болгар ислам академиясен төзү һәм Мәрьям-ана Казан иконасы соборын торгызу.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Болгар ислам академиясе проектына аерым тукталды. Мәгариф үзәге бик кыска вакытта төзелгән. Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, Академия ислам гыйлемен үстерү буенча бөтенроссия үзәге булырга һәм илнең мөселман өммәтләре мәгарифен үстерү өчен интеллектуаль элита әзерләргә тиеш. Бүген монда Россиядән дә, шулай ук якын чит илләрдән дә киләчәк ислам дине галимнәре белем ала.
Минтимер Шәймиев Азуле ханымга «Яңарыш» фонды гамәлгә ашыручы яңа проект – гомуми белем комплексы булдыру турында сөйләде.
«Мәгариф һәрвакыт ЮНЕСКО эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән булачак. Без бу проектны 2-3 атна элек кенә гамәлгә ашырырга керештек, шулай да 2020 елга мәгариф үзәген файдалануга тапшырырга ниятлибез», - диде Минтимер Шәймиев.