Минтимер Шәймиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ЮНЕСКО генераль директоры Одри Азуле белән очрашуында катнашты

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ЮНЕСКО генераль директоры Одри Азуле белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Дәүләт Советы Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Президенты киңәшчесе, РФ Президенты каршындагы гражданнар җәмгыяте һәм кеше хокукларын үстерү Советы рәисе Михаил Федотов һәм башкалар катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов Азуле ханымга республикага игътибары һәм Татарстан проектларын хуплавы өчен рәхмәт белдерде. ТР Президенты ЮНЕСКОның күп милләтле Татарстан өчен әһәмиятле булган уникаль тарихи һәйкәлләрне саклауда мөһим ролен ассызыклады. 

"Бүген Татарстанның өч объекты ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән. Бу Казан Кремле, Болгар тарих-археология комплексы, Успение соборы һәм Зөя утрау-шәһәрлеге. Соңгы биш елда Россиядән Бөтендөнья мирасы исемлегенә өч объект кертелүе, ә шуның икесе Татарстанда булуы бик абруйлы", - диде ул. 

ЮНЕСКО белән хезмәттәшлек күп юнәлешләр буенча бара, диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстанда актив рәвештә оешманың ассоциацияләнгән мәктәпләре һәм кафедралары эшли. Һәм Россиядә бердәнбер ЮНЕСКОның мәдәниара диалогны ныгыту буенча Махсус илчесе - ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев. 

Одри Озуле билгеләгәнчә, ЮНЕСКО Татарстан белән хезмәттәшлек итү яклы. "Без мәгариф өлкәсендәге проектларыгызга, Иҗади шәһәрләр челтәренә һәм башка инициативаларга ярдәм итәргә әзер", - диде ЮНЕСКО генераль директоры. 

РФ Президенты каршындагы гражданнар җәмгыяте һәм кеше хокукларын үстерү Советы рәисе Михаил Федотов очрашуда Татарстанда ЮНЕСКО көннәрен үткәрергә тәкъдим итте. 

Татарстан Президенты әлеге тәкъдимне хуплады һәм чараны 2020 елда - ТАССР оешуга 100 ел тулу елында  уздырырга тәкъдим итте. 

Минтимер Шәймиев ул вакытка Казанда беренче паллиатив мәктәп эшли башлаячак, дип өстәде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International