Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казанда “Кочевники Евразии на пути к империи” күргәзмәсе ачылды
2012 елның 18 июне, дүшәмбе
Бүген “Эрмитаж-Казан” үзәгендә “Кочевники Евразии на пути к империи” уникаль күргәзмәсе ачылды. Анда Дәүләт Эрмитажының 2 190 экспонаты тәкъдим ителгән.
“Мондый күргәзмәләр беркайчан да булмады, бу империяләр үсеше хакында энциклопедик язма сыман һәм аны бары тик Дәүләт Эрмитажы гына күрсәтә ала”, - дип билгеләп үтте Михаил Пиотровский.
“Эрмитаж-Казан” үзәгенең унынчы юбилей күргәзмәсен ачу тантанасында ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский, “Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева һ.б.катнашты.
Зилә Вәлиева билгеләп үткәнчә, Казанда яшәүчеләр “Эрмитаж-Казан” үзәгендә кызыклы күргәзмәләр узуга күнегеп бетте, әмма бүгенгесе уникаль. Күргәзмә ачу идеясен ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов тәкъдим иткән.
Михаил Пиотровский күргәзмәдә алтын һәм шулай ук гади бизәнү әйберләре дә бар дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, күп кенә экспонатлар Дәүләт Эрмитажы музееннан беркайчан да чыгарылмаган, аларны бары тик Казанда гына күреп була.
Минтимер Шәймиев күргәзмәнең РФндә Тарих елында һәм ТРда Тарихи-мәдәни мирас елында ачылуын ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, бүген Болгар белән Свияжски торгызылган вакытта мәдәни кыйммәтләрне саклауга һәм торгызуга кызыксыну арта.
Минтимер Шәймиев фикеренә караганда, “Кочевники Евразии на пути к империи” күргәзмәсе төрки халыкларның тарихын тагын да яхшырак белү өчен искиткеч мөмкинлек.
Михаил Пиотровский рәсми чыгышлардан соң Минтимер Шәймиевка, Рафаэль Хәкимовка һәм ТР Милли музее генераль директорына Эрмитажда узган академик Николай Лихачевның тууына 150 ел тулуга багышланган “Звучат лишь письмена” күргәзмәсе каталогын бүләк итте.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз