Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Мәхмәт Самсар белән очрашты.
Алдарак Төркиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты һәм Казан Кремле буенча экскурсиядә булды.
Очрашу башланганда Минтимер Шәймиев “Яңарыш” фонды эшчәнлеге турындагы экспозиция тәкъдим итте һәм “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге” проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, Болгар ислам академиясе төзелеше хакында сөйләде. Ул Мәхмәт Самсарны бу изге урыннар белән танышырга чакырды. Мәхмәт Самсар чакыруны кабул итте.
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе билгеләгәнчә, татарстанлылар Төркия белән күпьеллык яхшы мөнәсәбәтләрнең кадерен белә һәм ике якка да файдалы элемтәләрне җайга салырга омтыла. “Иң мөһиме - ике тугандаш халык арасында үзара аңлашу бар. Бу - телләр һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү, төрки дөньяның бердәмлеген ныгытуда ярдәм итәчәк мирас”, - диде Минтимер Шәймиев һәм Төркиянең Россиядәге илчесенә уңышлар теләде.
Мәхмәт Самсар хәбәр иткәнчә, ул 2018 елның декабрендә Төркиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе итеп билгеләнә. Төркиянең Россиядәге илчелеге Татарстанда икътисад һәм инвестицияләр өлкәсендә генә түгел, мәдәният, фән, туризм өлкәсендә дә эшчәнлек алып барырга тели, дип билгеләде ул.
“Нәкъ менә Сезнең Төркия белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлеккә юл ачуыгызны безнең илдә беләләр һәм хәтерлиләр. Сез Төркия белән Россия арасында дустанә мөнәсәбәтләрнең ныгуына зур өлеш керттегез, бу безнең өчен бик мөһим”,- диде Мәхмәт Самсар, Минтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать итеп.
Очрашу ахырында Мәхмәт Самсар Татарстан Дәүләт Киңәшчесенә җылы кабул иткәне, кызыклы фикерләре һәм тәкъдимнәре өчен рәхмәт белдерде. Ул Төркиянең Россиядәге илчелегенең Татарстан һәм Төркия арасындагы элемтәләрне ныгытуда ярдәм итәчәгенә ышандырды.
Очрашуда Төркиянең Казандагы Генераль Консулы Әхмәт Садыйк Доган, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстанның Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле илчесе Айрат Гатауллин катнашты.