Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев Франциягә эшлекле сәфәр кыла
2012 елның 10 июле, сишәмбе
10-12 июльдә ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика Фондының Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев Франция Республикасына эшлекле сәфәр кыла.
Сәфәрдә аны Мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм реставрацияләү буенча халыкара тикшерү үзәге (ИККРОМ) генераль директоры киңәшчесе Мунир Бушнаки, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика Фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе каршындагы Россия бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас комитеты рәисе Игорь Маковецкий, шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәлләрен саклау буенча ЮНЕСКО Кафедрасының Идел буе бүлеге җитәкчесе Рафаэль Вәлиев озата барды.
Татарстан делегациясе ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты – Шатр шәһәрендә Кафедраль соборда, Парижда Луврда, Версаль сарай-парклы ансамблендә булырга планлаштыра.
Шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесенең мәдәният буенча ЮНЕСКО генераль директоры урынбасары Франческо Бандарин, Лувр реставрация лабораториясе директоры Мария Лавандье, Франция Мәдәният министрлыгының Халыкара хезмәттәшлек департаменты директоры Бруно Фавель белән очрашуы планлаштырылган.
12 июльдә Минтимер Шәймиев Париж-Сорбонна Университеты президенты Джордж Малини белән очрашачак һәм Сорбоннаның эчке мәйданында Универсиада 2013 утын кабызу тантанасында катнашачак,
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз