Минтимер Шәймиев Париж-Сорбонна университеты президенты Жубер Бартоломи белән очрашты

2012 елның 12 июле, пәнҗешәмбе
Бүген Парижда ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Париж-Сорбонна IV университеты президенты Жубер Бартоломи белән очрашты.
Жубер Бартоломи Минтимер Шәймиевне Франциянең иң борынгы университетларының берсе тарихы белән таныштырды.
Хәзерге вакытта гомуми студентлар саны 70 мең кеше булган университетларны берләштерү эшләре бара дип билгеләп үтте Жубер Бартоломи. Сорбонна университеты башка уку йортларыннан уку процессы урта гасыр үрнәгенә якын булуы белән аерылып тора.
Минтимер Шәймиев Жубер Бартоломига Россия югары уку йортлары арасында яше буенча өченче урында булган Казан федераль университеты һәм анда соңгы вакытта булган үзгәртеп корулар турында сөйләде.
Фикер алышу вакытында Сорбонна университеты белән Россия һәм Татарстан вузлары арасында хезмәттәшлек итү юнәлешләре каралды.
Очрашуда Татарстан Республикасының Франция Республикасындагы тулы вәкаләтле вәкиле Искәндәр Йосыпов катнашты.
Аннары Жубер Бартоломи Минтимер Шәймиевка һәм XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада утын кабызу тантанасыда катнашучыларга университет буенча экскурсия үткәрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International