Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Парижда 2013 ел Универсиадасы утын кабыздылар
2012 елның 12 июле, пәнҗешәмбе
Бүген Париж-Сорбон (Париж IV) университетында XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада утын кабызу тантанасы булды.
Бу чарада Халыкара студентлар спорты (FISU) президенты Клод-Луи Галльен, Татарстанның беренче Президенты – ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия студентлар спорт берлеге президенты Олег Матыцин, Франция студентлар спорт федерациясе җитәкчесе Жозе Савуа, “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешманың генераль директоры Владимир Леонов катнашты.
“Биредә старт алган Универсиада уты бөтен дөнья - диңгез һәм коры җир буенча сәяхәт итәчәк”, - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.
Универсиада утын Сорбоннаның 5 студенты - Европа (Франция), Азия (Китай), Америка (Мексика), Африка (Мисыр) һәм Австралия вәкилләре кабызды. Алар Универсиада утын кабызу вакытында Җир шарында яшәүче барлык халыкларның бердәмлеген гәүдәләндереп зәңгәр, сары, кара, яшел һәм кызыл 5 факельне берләштерделәр. Жубер Бартелеми уртак уттан Универсиада факелын кабызды. Аннары факел чират буенча Клод-Луи Галльенга, Минтимер Шәймиевка, Жозе Савуага, Олег Матыцинга һәм Владимир Леоновка тапшырылды.
Казан Универсиадасы утын кабызу урыны очраклы гына сайланмаган, 1923 елда нәкъ Парижда тарихта беренче тапкыр Халыкара студентлар спорт уеннары узган.
2013 ел Универсиадасы уты эстафетасы халыкара студентлар спорты тарихында абсолют рекорд куячак. 2013 факел йөртүче 362 көндә дөньяның 54 шәһәрендә 50 эре студентлар үзәгендә булачак һәм 150 меңнән артык км юл узачак.
Универсиада утының сәяхәте тарихка кереп калачак. Россия башкаласы – Мәскәү Универсиада утын 2012 елның декабрендә каршы алачак. Ул вакытка кадәр ут дөньяның 5 өлешендә булачак. Ул М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетына сакларга тапшырылачак һәм 2013 елда Россиядә эстафета старт алганчы торачак.
Россиядә эстафета юлы 30 мең км тәшкил итәчәк. Факел йөртүчеләр көнчыгыштан көнбатышка таба хәрәәкт итеп, Россияның 27 эре студентлар үзәкләрендә булачак. Универсиада уты Архангельски, Ростове-на-Дону, Пятигорск, Сочи, Владивосток, Хабаровск, Иркутск, Красноярск, Новосибирск, Төмән, Екатеринбург, Ижау, Пермь, Уфа, Оренбург, Самара, Ульяновски, Сарытау, Пенза, Саранск, Түбән Новгород, Чабаксар, Йошкар-Ола, Киров, Санкт-Петербург, Мәскәүдә булачак, дип хәбәр итә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешманың медиа департаменты.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз