Бүген «Казан Экспо» комплексында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре ГабдуллаТукайның тууына 133 ел тулуга багышланган бәйрәм концерты узды.
Шәрәфле кунаклар арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Хөкүмәт әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, иҗтимагый һәм иҗат оешмалары вәкилләре бар иде.
Концерт алдыннан Рөстәм Миңнеханов тантаналы рәвештә Илһам Шакиров исемендәге яңа концерт залын ачты.
Сәхнәдән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барысын да бәйрәм белән котлады һәм 2019 елгы лауреатларга Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләкләрен тапшырды. Өч автор һәм бер иҗат коллективы бүләкләргә лаек булды.
«Сезне Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның туган көне белән котлыйм. Республикабызда мондый зал юк иде әле, һәм менә без аны төзедек. Никадәр уңайлы икәнен үзегез бәяләгез. Безнең аэропортка Габдулла Тукай исеме бирелде, ә яңа концерт залына без Илһам Шакиров исемен бирдек», – диде Рөстәм Миңнеханов.
«Бүген без Татарстанның иң зур дәүләт бүләкләрен тапшырабыз. Лауреатларны чын күңелдән котлыйм, киләчәктә дә мондый зур әсәрләр иҗат ителер дип өметләнәм», – диде ТР Президенты.
Быел бүләк алуга кандидатлар итеп унөч автор һәм өч иҗат коллективы чыгарылган иде. Лауреатларның берсе – татар шагыйрьләре Дәрдмәнд, Габдулла Тукай, Сибгат Хәким, Гадел Кутуй һәм башкаларның җыентыкларына иллюстрацияләре, шулай ук «Татарстан, Алтай» пейзажлар сериясе өчен Надир Әлмиев.
Татар авыз иҗаты мирасына керткән өлеше, «Олы юл» әдәби-музыкаль кичәләр циклы, «Онытырга мөмкин түгел» һәм «Яшәү барыбер кызык», «Олы юл», «Борчылма» җыентыклары өчен Айдар Фәйзерахманов та бу олы бүләккә лаек булды.
Бүләк ияләре арасында Камал театры артистлары төркеме – Люция Бикчәнтәева (Хәмитова), Радик Бариев, Искәндәр Хәйруллин. Артистлар театр сәнгатенә керткән өлешләре һәм «Гөлҗамал», «Җирән чичән белән Карачәч сылу», «Кара чикмән», «Три сестры», «Дон Жуан» спектакльләрендә тудырган сәхнә образлары өчен билгеләп үтелделәр.
Тәлгать Галиуллин «Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы» роман-эссесы, «Китек көзге» китабы һәм «Мы – потомки страны Тартария» әдәби тәнкыйть әсәре өчен бүләк алды.