Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясенең гомуми җыелышында катнашты

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Бүген Мәскәүдә  ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе рәисе Сергей Лавров ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясенең гомуми җыелышын уздырды, ул безнең илнең бу Оешмага керүенә 65 ел тулуга багышланган иде.

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе әгъзасы, мәдәниятара диалог буенча ЮНЕСКОның махсус илчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.

Җыелыш барышында Сергей Лавров узган чор өчен эшчәнлек нәтиҗәләре турында доклад тәкъдим итте, шул исәптә Мәскәүдә март аенда Россия Президенты В.Путинның Оешманың генераль директоры Одри Азуле очрашуы турында.

Комиссия әгъзалары Россия һәм ЮНЕСКОның үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Җыелыш беткәннән соң, Минтимер Шәймиев Сергей Лавровка республикада уздырыла торган проектларга ярдәме өчен рәхмәт белдерде һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясенә яңадан торгызылган тарихи шәһәрләр Болгар һәм Зөянең макетын, шулай ук “Яңарыш” фондының Хәйриячеләр китабының РФ тышкы эшләр министрының исеме кергән IX томын бүләк итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International