Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе мәгариф министры Ольга Васильева белән очрашты.
Ольга Васильева Казанга “Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)” VII Илкүләм чемпионатының ябылу тантанасында катнашу өчен килде. Иртән Казан Кремлендә РФ мәгариф министры ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.
Ольга Васильева шулай ук “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәген карады, Иннополис университетында булды, Зөя утрау-шәһәрлеге өстеннән очып узды һәм Бондаренко урамындагы беренче полилингваль мәктәп төзелеше мәйданчыгында булды.
Очрашу башында Минтимер Шәймиев кунакка тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча “Яңарыш” республика фондының эшчәнлеге турында экспозиция тәкъдим итте. “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге” проекты һәм яңадан торгызыла торган башка объектлар турында сөйләде.
Әңгәмә барышында Минтимер Шәймиев һәм Ольга Васильева ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм “Яңарыш” республика фондының республикада полилингваль белем бирү комплексларын булдыру буенча проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Очрашуда татар телен һәм өстәмә белем бирү проблемаларын уртак көчләр белән эзлекле рәвештә хәл итүгә аерым игътибар бирелде.
Очрашуда Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова
һәм ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты.