Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Россия төзүчеләр берлеге президенты, Санкт-Петербургның экс-губернаторы Владимир Яковлев һәм Байкал-Амур магистрален төзү идарәсенең элеккеге башлыгы, Социалистик Хезмәт Герое Ефим Басин белән очрашты.
Владимир Яковлев һәм Ефим Басин Казанга Россия төзүчеләр Берлеге, НОСТРОЙ һәм Россия Сәүдә-сәнәгать палатасының төзелеш өлкәсендә эшкуарлык буенча комитетының уртак киңәшмәсендә катнашу өчен килде.
Кунаклар зур кызыксыну белән “Яңарыш” Республика фондының тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча эшчәнлеге белән таныштылар. Минтимер Шәймиев борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрен торгызуга, Болгар ислам академиясе төзелешенә һәм Казан Изге Ана иконасы соборын торгызуга багышланган экспозицияне тәкъдим итте.
Кунакларны ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин озата йөрде.