Минтимер Шәймиев: “Археологлар күңелләре белән үз һөнәрләренә тугъры”

2012 елның 15 августы, чәршәмбе
Бүген Болгарда беренче тапкыр Археолог көненә багышланган тантаналы чара узды. Археологларны һөнәри бәйрәмнәре белән котларга дип, ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев килде.

Очрашуда чыгыш ясаганда, ул археологның барлык чор һөнәре булуын билгеләде. “Үткәннән башка хәзерге дә, киләчәк тә юк. Археологик эзләнүләрне тагын да масштаблырак уздырырга, шул ук вакытта барлык кагыйдәләрне сакларга кирәк”, - диде Минтимер Шәймиев, Болгарда эшнең архелогларның бик күп буыннарына җитәчәген билгеләп.

ТР Дәүләт Киңәшчесе сүзләренчә, Болгарның 400 гектар территориясенең бары тик якынча 4 гектар җирендә генә казу эшләре алып барылган.

Минтимер Шәймиев археологларга Болгар музей-тыюлыгының кыйммәтле объектларын музейлаштыруда активрак катнашырга тәкъдим итте. “Тарихка караган бар нәрсә үз урынын табарга тиеш. 2013 елның 1 июненә музейлаштыру эше төгәлләнергә тиеш”, - диде ул.

ТР Дәүләт Киңәшчесе Болгар һәм Зөягә халыкның күбрәк килә башлавын билгеләде. Бу туристлар өчен тиешле шартлар тудырылуы белән бәйле. Бүген бу территориядә актив рәвештә археологик казу эшләре алып барыла. Төп максат – табылган тарихи объектларны тиешле хәлдә саклау, дип ассызыклады ТР Киңәшчесе.

Минтимер Шаймиев музей-тыюлыкның бер объекты – Хан сарае өстеннән заманча саклау корылмасы куелуын хәбәр итте.

“Барысын да дөрес, фән кушканча эшләргә кирәк, чөнки Болгар һәм Зөяне ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүләре шуңа бәйле”, - диде ул.

Минтимер Шәймиев Татарстан бөтен Россия җәмәгатьчелегенә үз мирасын саклау белән шөгыльләнергә вакыт җиткәнен күрсәтүен билгеләде.

Дәүләт Киңәшчесе археологларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, аларның үз һөнәрләренә күңелләре белән тугъры булуын билгеләде. “Сез үз хезмәтегез белән чорлар арасында элемтә урнаштырасыз”, - дип йомгак ясады ул.

Чара бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Минтимер Шәймиев Болгар һәм Зөядә эшләүче археологларга ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондының рәхмәт хатларын тапшырды.

Шулай ук Минтимер Шәймиев Болгарда археологларга ел дәвамында шәһәрне өйрәнергә мөмкинлек бирә торган археологик база төзелеше тәмамланып килүен хәбәр итте.

Белешмә өчен: 23 июльдә “Татар-информ” МА Болгарда казу эшләре вакытында XIV гасырга караган 12 көмеш бизәнү әйбере табылуын хәбәр итте.

Археологлар бу предметларны чистарталар, теркәп куялар һәм барлык табылган әйберләрне сурәтлиләр.

Бер тапкыр тикшереп чыкканнан соң, алар Болгар музей-тыюлыгы фондына тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International