Минтимер Шәймиев Мәрьям Ана Казан иконасы соборын яңадан торгызу буенча киңәшмә уздырды

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының  Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Богородица монастыре территориясендә Мәрьям Ана Казан иконасы соборын яңадан торгызу урынында киңәшмә уздырды.

Минтимер Шәймиев белән Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан объектта төзелеш эшләренең барышы белән таныштылар.

“Евростройхолдинг+”  ҖЧҖ  генераль директоры Владимир Казилов  бүгенге көнгә төгәлләнгән эшләр турында сөйләде. Югары гыйбадәтханәне  сылап бизәү тәмамланды, аны алтынлау эшләре башланды. Мәгарә чиркәвендә урнаштырылачак иконостасны эшләү бара. Шулай ук Мәгарә чиркәвенең сакланып калган рәсемнәре  реставрацияләнә. Собор территориясен төзекләндерү эшләре башланды.

“Татинвестгражданпроект”  ДУП скверны төзекләндерү  проектын башкарган.

“Музей проектлау үзәге” ҖЧҖ  Мәрьям Ана Казан иконасы һәм Богородица монастыре  тарихы музееның фәнни концепциясен эшләгән.

“Идел буе археологиясе”  ҖЧҖнең  фәнни эшләр буенча директор урынбасары Андрей Старков Мәрьям Ана Казан иконасы соборы музей экспозицияләре проектын тәкъдим итте.

Киңәшмә барышында шулай ук Богородица монастыре территориясендә архитектура-археология объектларын музейлаштыруны проектлау мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Мәрьям Ана Казан иконасы соборы һәм Мәгарә чиркәвенең эчке эшләренең барышы турында ТРның Мәдәни мирас объектларын  саклау комитеты рәисе урынбасары Светлана Персова һәм рәссам-реставратор Валерий Косушкин сөйләде.

Минтимер Шәймиев һәм митрополит Феофан Мәрьям Ана Казан иконасы соборы территориясен төзекләндерү, эчке бизәү эшләре һәм музейлаштыру буенча тәкъдимнәрне хупладылар.

Минтимер Шәймиев бу эшләр бик мөһим һәм алар Соборның бөеклеген көчәйтергә тиеш, дип билгеләде.

Киңәшмәдә Чиркәү сәнгате, архитектура һәм реставрацияләү буенча эксперт советы рәисе, Мәскәү шәһәре епархиясе Протоирее Леонид (Калинин), ТР Дәүләт Советы урынбасары, “Яңарыш” Республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары -ТР Президенты Аппаратының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департамент җитәкчесе Александр Терентьев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, “Татинвестгражданпроект”  ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов, “ТР Баш инвестицион төзелеш идарәсе” генераль директоры Марат Айзатуллин катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International