Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев Рәшид Сүнәев белән очрашты
2012 елның 7 сентябре, җомга
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев танылган астрофизик, академик Рәшид Сүнәев белән очрашты.
Рәшид Сүнәев 4-7 нче сентябрьдә Казанда аның теләге белән оештырылган “Рентген һава: йолдызлардан һәм кара тишекләрдән алып, космологиягә кадәр” халыкара конференциясендә катнашты.
Сөйләшү алдыннан ул очрашуга чакырганы өчен Минтимер Шәймиевка рәхмәтен белдерде. “Сезне бик тә күрәсем һәм Сезнең Болгарда, Зөядә Татарстанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу буенча башкарган эшегездә уңышлар телисе килгән иде”, - диде ул.
Рәшид Сүнәев ике атна элек Болгарда булып, күргәннәрдән, бигрәк тә Ак мәчеттән соклану хисләре кичергән улыннан һәм оныгыннан проект турында бик күп ишеткән булуын билгеләп үтте. Ул шулай ук Минтимер Шәймиевка, әлеге мәчетне һәм башка уникаль һәйкәлләрне күрер өчен, якын арада борынгы Болгар шәһәренә килергә ниятләвен хәбәр итте.
Минтимер Шәймиев галимне Болгарда һәм Зөядә барган торгызу һәм реставрация эшләренең барышы белән таныштырды, күптән түгел Алтай крае һәм Алтай Республикасына булган сәфәреннән фикерләре белән уртаклашты.
Минтимер Шәймиев һәм Рәшид Сүнәев кешелекнең тарихи һәм мәдәни мирасын саклау эшендә актуаль мәсьәләләр һәм рухи, материаль мирасны кайтару процессында фәннең һәм фәнни тикшеренүләрнең роле турында сөйләштеләр.
Очрашуда ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мәзһәров та катнашты.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз