Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев Сабри Тунч Ангылы белән очрашты
2012 елның 16 октябре, сишәмбе
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казанда Төркия Республикасының яңа Генераль консулы Сабри Тунч Ангылы белән очрашты.
Сабри Тунч Ангылы үз вазыйфаларына 2012 нче елның 12 нче сентябрендә керешкән. Дипломатик хезмәте вакытында Ангылы Төркия Чит ил эшләре министрлыгында, Тегеранда Төркия илчелегендә, Европа Союзында Төркиянең даими вәкиллегендә эшләгән. Казанга билгеләнгәнче Токиода Төркия Республикасының илчелегендә киңәшче булган.
Сабри Тунч Ангылы – 1996 нчы елда Казанда Төркия Республикасының Генераль консуллыгы ачылганнан соң, тугызынчы консул.
Минтимер Шәймиев Төркия дипломатын яңа вазыйфага күчүе белән котлады һәм моның беренче чиратта Россия һәм Төркия арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрнең нык дәвамы булуын һәм ТР белән Төркия Республикасының алдагы хезмәттәшлегенә юнәлдерелүен билгеләде.
Сөйләшү барышында ТР Дәүләт Киңәшчесе һәм Казанда Төркия Генераль консулы мәдәният, мәгариф һәм туризм өлкәсендә элемтәләрне үстерү мәсьәләләре турында сөйләштеләр, алдагы уртак чаралар, Татарстанның ТЮРКСОЙ халыкара оешмасы эшчәнлегендә катнашуы турында фикер алыштылар.
Сабри Тунч Ангылы республика җитәкчелеге тарафыннан ТР һәм Төркия Республикасы арасында булдырылган үзара аңлашу, хөрмәт һәм ышаныч өчен, Минтимер Шәймиевка рәхмәтен белдерде. Ул шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесенең алдагы вакытта да Казанда Төркия Республикасының Генераль конссуллыгы эшчәнлегенә ярдәм итүенә ышаныч белдерде.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз