Минтимер Шәймиев Такэһиро Того белән очрашты

2012 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Мицуи” Стратегик тикшеренүләр институтының өлкән киңәшчесе Такэхиро Того белән очрашты. Такэхиро Того Татарстанда берничә тапкыр булды һәм Япониянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле, “Мицуи” Стратегик тикшеренүләр институтының өлкән киңәшчесе буларак та Минтимер Шәймиев белән очрашты.

Минтимер Шәймиев кунакка республика белдергән игътибары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм Татарстан белән Япония мәнфәгатьләрен кайгыртып күп елларга сузылган эшлекле дустанә мөнәсәбәтләрнең хәзерге вактытта да дәвам итүенә чын күңелдән шат булуын әйтте.

Очрашуда Татарстан һәм Япония компанияләре арасындагы мөнәсәбәтләрне һәм хезмәттәшлек перспективалары турындагы фикер уртаклаштылар. Шулай ук Татарстан белән Россиянең үсеш мәсьәләләре, 2011 елда Япониядәге җир тетрәүдән соң куелган яңа бурычлар һәм максатлар буенча да сөйләшүләр булды.

Очрашуда “Мицуи” Стратегик тикшеренүләр институтының әйдәп баручы аналитигы Китадэ Дайсукэ, “Мицуи энд Ко. Москоу” ҖЧҖ нең проектларны гамәлгә кую буенча өлкән координаторы Марат Халилюлин катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International