Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев Гимнастика үзәгендә булды
2012 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылган Гимнастика үзәгендә булды. Гимнастика үзәге Казанда 2012 нче елда булачак Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек кысаларында төзелгән. Бу көннәрдә анда нәфис гимнастика буенча Россия Чемпионаты һәм Россия Кубогы уза.
Минтимер Шәймиевны Бөтенроссия нәфис гимнастика федерациясе президенты, нәфис гимнастика буенча Россия җыелма командасы баш тренеры Ирина Винер-Усманова, ТР Нәфис гимнастика федерациясе президенты Гөлнара Сергеева, Гимнастика үзәге директоры, ТР Нәфис гимнастика федерациясе вице-президенты Лилия Шәфиева, нәфис гимнастика буенча техник комиссия рәисе Джозеф Роберт Целлвегер һәм башка рәсми затлар каршы алдылар.
Минтимер Шәймиев ярышлар залына үтте, анда ул мөхтәрәм кунаклар өчен булган урыннан төркем күнегүләрендә командаларның финал чыгышларын күзәтте. Бу төр ярышта Омск өлкәсе, Санкт-Петербург, Мәскәү, Пенза өлкәсе һәм ТР командалары чыгыш ясады.
ТР командасы тамашачыларны һәм җанатарларны яхшы чыгышы белән сөендерде һәм иң күп балл җыеп, алтын медальләр яулады.
Конкурстан тыш, тренеры Ирина Винер-Усманова булган РФ җыелма командасы да яхшы чыгыш ясады.
Соңыннан Минтимер Шәймиев һәм Ирина Винер-Усманова төркем күнегүләрендә нәфис гимнастика буенча Россия Кубогы һәм Россия Чемпионатының бүләкләү тантанасында катнаштылар.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз