Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Мәрьям-ана Казан иконасы Соборын торгызу эшләренең барышы белән таныштылар.
Искәртәбез, Мәрьям-ана Казан иконасы Соборын торгызу эшләре 2016 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Президентының 2015 елның 4 ноябрендәге Указы нигезендә башланып киткән иде.
Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән бергә, Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Тау куышы храмын карап чыктылар.
Тау куышы храмында диварларның һәм сурәтләрнең бер өлеше торгызылган. Монда кунаклар эчке бизәлешләрне, гөмбәз түшәмнәрне, иконостасны карадылар.
Тау куышы храмында иконостасны һәм Мәрьям-ана Казан иконасын табу урынын төзекләндерү эшләре тәмамланып килә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, торгызу эшләренең әһәмияте храмны иске нигезендә кору мөмкинлегендә. «Бинаны төзү катлаулы түгел, иң мөһиме – дәвамчылыкны саклап калу», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан «Яңарыш» республика фондының һәм шәхсән Минтимер Шәймиевның Мәрьям-ана Казан иконасы Соборын торгызу буенча тырышлыгын югары бәяләде.
Кунакларга храмның планировкасы, архитектур хәл ителешләре турында сөйләделәр.
Аннары «чәй өстәле» форматында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Рус Православие Чиркәвенең Татарстан митрополиясе архиерейлары белән очрашуы узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та катнашты.
Соборда булганннан соң ук Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, митрополит Феофан Казан иконасы музеенда иконалар коллекциясе белән таныштылар (Большая Красная ур., 10).