Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев Болгарны һәм Свияжскины торгызу проектында катнашучыларның әниләре белән очрашты
2012 елның 23 ноябре, җомга
Бүген Казан Кремлендә Әниләр көненә багышланган тантаналы кабул итү булды. ТР Дәүләт киңәшчесе, Тарих һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондының попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжски утрау-шәһәрчеге” проектында катнашучыларның әниләре белән очрашты.
Очрашуда Болгарны һәм Свияжскины торгызу проектында катнашучы инвесторларның һәм оешма җитәкчеләрнең әниләре бар иде. Алар - “КамАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогинның әнисе Мария Сергеевна, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдиновның әнисе Нурҗиһан Фәхретдин кызы, “Ак Барс” ААҖ генераль директоры Иван Егоровның әнисе Аграфина Семеновна, “Бәхетле” ҖЧҖ генераль директоры Мөслимә Латыйпованың әнисе Мөршидә Хәбибулла кызы, “КМПО” ААҖ генераль директоры Дамир Кәримуллинның әнисе Сания Закир кызы, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Сергей Батинның әнисе Татьяна Михайловна, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллинның әнисе Елена Хәбибулла кызы, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафинның әнисе Людмила Сергеевна, “Татинвестгражданпроект” ДУП генераль директоры Гадел Хөснетидновның әнисе Раилә Фәрук кызы, “Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиеваның әнисе Нурдидә Габдрахман кызы, “ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе” җитәкчесе Рәшит Нуруллинның әнисе Әлфира Йолдыз кызы, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Илкүләм археологик тикшеренүләр үзәге мөдире Айрат Ситдыйковның әнисе Дамирә Мәгъдән кызы, “Свияжски утрау-шәһәрчеге” музей-тыюлыгы директоры Артем Силкинның әнисе Татьяна Георгиевна һ.б.
Минтимер Шәймиев аларны Әниләр көне белән котлады һәм Болгар белән Свияжскины торгызу проекты, торгызу эшләренең беренче нәтиҗәләре турында сөйләде, аларның балалары катнаша торган изге эш турында үз фикерләре белән уртаклашты. “Бүген улларыгыз һәм кызларыгыз уңышлары өчен куана алуыгызга шатмын. Бу күңелле очрашу, чөнки балаларыгыз белән горурлана аласыз, алар үз эшләре аша барлык кешегә шатлык китерүен тоя аласыз. Бу һәр ананың хыялы”, - дип ассызыклады ТР Дәүләт киңәшчесе.
Минтимер Шәймиев чын күңеленнән шундый уңган балалар тәрбияләгән аналарга рәмәт белдерде.
Аннары һәр кунак Минтимер Шәймиев һәм очрашуда катнашучылар белән таныштырылды. Шул ук вакытта тарихи объектларның төсле фоторәсемнәре, аларның балалары эш нәтиҗәсе буларак, аналарга тәкъдим ителде.
Минтимер Шәймиев әниләргә “Яңарыш” фондының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Очрашу ахырында ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, “Яңарыш” фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова аналарга бүләкләр тапшырды. Аннары кунаклар өчен Казан Кремле буенча экскурсия оештырылды.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз