Минтимер Шәймиев Владимир Путин белән очрашуда катнашты

2012 елның 10 декабре, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Президенты Владимир Путинның аны сайлау кампаниясе чорында актив яклаучы ышанычлы вәкилләре белән очрашуында катнашты.

Искәртеп узабыз, 2012 елның мартында узган президент сайлаулары алдыннан февральдә Минтимер Шәймиев РФ Президенты вазыйфасына кандидат Владимир Путинның ышанычлы вәкиле итеп билгеләнде.

Бүгенге очрашу 12 декабрьгә билгеләнгән РФ Президентының Федераль җыенга еллык юлламасын белдерү алдыннан узды. Владимир Путин билгеләп үткәнчә, ул очрашуда күтәрелгән мәсьәләләрне юлламасында билгеләп үтәргә ниятли.

Очрашуда дәүләт башлыгының сайлау алды программасын гамәлгә ашыру барышы буенча фикерләштеләр. Россия Президенты ышанычлы вәкилләренең күпсанлы сорауларына җавап бирде.

Элек ышанычлы вәкилләр институты сайлау алды кампаниясе вакытында гына эшләгән. Владимир Путин аны президент срогы буена сакларга һәм киләчәктә елга ике тапкыр ышанычлы вәкилләре белән очрашырга карар иткән.

Президентның ышанычлы вәкилләре исемлегенә төрле төбәкләрдән, шул исәптә иҗтимагый оешмалардан, иҗат вәкилләре, танылган фән эшлеклеләре, спортчылар, журналистлар, табиблар һәм башка һөнәр вәкилләре белән бергә 550гә якын кеше кергән.

Очрашуда шулай ук Президентлыкка кандидат Владимир Путинның ышанычлы вәкиле булган Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров та катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International