Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән муниципаль районында булды. Зөя шәһәр утравында өч яңа йортка күченү тантанасы булып үтте. Шулай итеп, Зөя утравында яшәүчеләр тузган торактан яңа торакка тулысынча күчерелде. 2010 елдан бирле барлыгы 88 гаилә яшәү шартларын яхшыртты. Бу гаиләләрдә 182 кеше бар.
Ачкычларны тапшыру тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан гайре ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та катнашты. Тантана бәйрәм рухында Яңа ел чыршысы янында узды.
Моннан тыш, Зөя шәһәр утравында чистарту корылмалары да эшләтеп җибәрелде. 3 елда 14 мәдәни мирас объекты файдалануга тапшырылды. Утрау туристларның яраткан ял итү урынына әйләнде, диде Президент. “Бу уртак хезмәтебез. Бу фатирларда яшәячәк гаиләләрне тәбрик итәм. Сез бәхетле булганда, утраудагы мохит тә үзгә булачак”, дип билгеләп узды ТР Президенты.
Яңа ел һәм яңа торакка күченү белән утрау халкын ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та котлады.
Ачкычларны тапшыру тантанасыннан соң мәртәбәле кунаклар Анисимовлар гаиләсенә юл тотты. Өр-яңа өч бүлмәле фатир хуҗабикәсе Надежда Анисимованың бөтен гомере Зөя шәһәр утравы белән бәйле. Ул биредә туып үскән, 1993 елдан бирле Зөя авылының почта бүлеге башлыгы булып эшләгән. Хәзер инде ул пенсиядә.