Минтимер Шәймиев республика башкарма хакимияте органнары – ТатҮБК төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан ТР Министрлар Кабинеты утырышында катнашты

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда ТР Министрлар Кабинетында республика башкарма хакимияте органнары – Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты (ТатҮБК) төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тантаналы утырышы узды.   

Утырышта Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.  

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ачты.

Утырышта катнашучыларга ТАССР төзелү, республика Хөкүмәтен кору һәм аның беренче җитәкчесе – ТАССР Халык Комиссарлары Советы (ХКС) рәисе Сәхибгәрәй Сәетгалиев турында тематик фильм күрсәттеләр.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән татарстанлыларга котлау телеграммасын Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин укыды.

Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинның тәбрикләү телеграммасын укыды.

ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Архив эше буенча ТР дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдерахманова, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Иҗтимагый палатасының мактаулы әгъзасы Илгиз Хәйруллин чыгыш ясадылар.

Республика башкарма хакимияте органнары – Татарстан Үзәк башкарма комитеты (ТатҮБК) төзелүнең 100 еллыгы датасының әһәмиятле булуын ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үтте.   

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин искәрткәнчә, бу көннәрдә  федерациянең кайбер субъектларында Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советы рәисләре һәм Татарстан АССР Министрлар Советы рәисләре каберләренә чәчәкләр салу тантаналары уза. Мәсәлән, Казанда, Саратовта, Алматыда (Казахстан), Карелия Республикасында.

Минтимер Шәймиев Башкарма хакимият советларының тарихи язмышы республикада катлаулы булды, әмма ул бирешмәде, нык булып калды, дип ассызыклады. “Хәзерге вакытта башкарма хакимиятнең роле үсәргә, югары һәм башкарма хакимиятләр кулга-кул тотынып эшләсен өчен бу процесс аңлашылырга тиеш. Киләчәктә уңышларга ирешүдә - бу төп мәсьәлә”, - диде ул.

Шулай ук Минтимер Шәймиев билгеләгәнчә, ТАССР дәүләтчелеге торгызуның чишмә башында торган тарихи шәхесләрне истә тотарга һәм аларны хөрмәтләргә кирәк. “Үзебездән алда җитәкчелек иткән шәхесләргә ихтирамлы булуыбыз бик мөһим”, - диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республика үзенең үсешендә бер гасырлык данлы юл узган. “Бүген Татарстан – Россия Федерациясенең алдынгы үсештәге, таяныч төбәкләреннән берсе. Татарстан Республикасының төзелүе, торгызылуы һәм үсеше дәверләрендә чын лидерлар, сәләтле һәм талантлы идарәчеләр – ТАССР ревкомы әгъзалары, соңыннан ХКС, ТатҮБК һәм Министрлар Советы әгъзалары җитәкләде. Нәкъ менә алар 20-30 нчы елларда ТАССРда Совет хакимияте башлангычында гаять көчле икътисадый, социаль, мәдәни, фәнни һәм мәгариф ягыннан үзгәрешләр башында тордылар”.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, яшь республика төзелеп килгәндә Вакытлы революцион комитеты (ВРК) рәисе, соңыннан ТАССР ХКС беренче рәисе Сәхибгәрәй Сәетгалиев була; шулай ук ТАССР ХКС рәисләре: Кашшаф Мохтаров; Кыям Абрамов; Әмин Тынчеров; халык комиссарлары Юныс Вәлидов; Александр Догадов; Мигдәт Борындыков; Фатыйх Мөхәммәдьяров һәм башкалар.

Бөек Ватан сугышы чорында да гаять зур оештыру көче таләп ителгән, бу чорда республика илнең мөһим тыл базасына әверелгән. ТАССР җитәкчеләренә ул елларда республикада предприятиеләрне һәм фәнни институтларны эшләтеп җибәрү, фронтны корал белән өзлексез тәэмин итү өчен зур җаваплылык йөкләнгән.

“ТАССР җитәкчелеге тарафыннан сугыш елларында куелган барлык бурычлар да лаеклы үтәлгән, ә республика икътисады ныгый барган. “Зур нефтьне” үзләштерү, нефть химиясе сәнәгате булдыру, 50-80 нче елларда машина төзелешен үстерү республика җитәкчеләреннән зур көч һәм масштаблы фикерләү таләп иткән”, - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Нәтиҗәле җитәкчелек традицияләрен ТАССР Министрлар Советы рәисләре: Сәид Шәрәфиев; Миргарифҗан Газизов; Габделхак Габдеразаков; Гомәр Усманов; Илдус Садыйков; Минтимер Шәймиев дәвам иткән. 

“90 нчы елларда без яңа кыенлыкларга дучар булдык: планлы икътисад җимерелде, товар җитештерүчеләр арасында традицион икътисадый багланышлар өзелде, социаль строй үзгәрде, халыкның тормыш дәрәҗәсе бик тиз түбәнәя башлады, - диде Татарстан Президенты. – Республиканы шушы поблемалар упкыныннан чыгару, моңарчы булдырылган потенциалны саклап калу Татарстанның беренче  Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең һәм аның командасының зирәк сәясәте нәтиҗәсендә генә мөмкин булды”.

Рөстәм Миңнеханов бөтен республика халкын ТАССР төзелүнең 100 еллык юбилее белән котлады.  

Аннары Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре – “Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы 100 еллыгы” медальләре, Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләре тапшырылды.

Аерым алганда, “Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы 100 еллыгы” медальләре Марат Хөснуллинга һәм Игорь Левитинга тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International