Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
М.Шәймиев Свияжски утрау-шәһәрчегендә 2013 елда эш оештыру буенча киңәшмә үткәрде
2013 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев 2013 елда Свияжски утрау-шәһәрчегендә эшләрне оештыру буенча киңәшмә үткәрде.
Минтимер Шәймиев үз чыгышында киңәшмәнең максаты –яңа елга эш күләмен билгеләү, диде. Быел республика Бөтендөнья студентлар уеннарын кабул итә, шуңа күрә Свияжски белән Болгарга туристлар агымы зур булачак дип билгеләп үтте. Аның шәхси катнашуында узган ел Парижда Сорбонна университетында кабызылган Универсиада уты җир шары буйлап сәяхәт итеп Россия территориясе буенча бара. “Биредә эш тулы көченә. актив һәм оештырылган төстә барырга тиеш, бу җәйдә торгызу процессын туристлар да күзәтәчәк. Без кадерле кунакларны кабул итүче чын хуҗалар кебек булырга тиеш. Без килеп чыккан прблемаларны хәл итәргә әзер, әмма барлык звенолар да үз эшен төгәл башкарырга бурычлы”, - диде ул. Ул бирегә килүчеләргә 3 елга якын намуслы хезмәт күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, бу чорда мөнәсәбәтләрне җайга салындык, эшләрне төгәл һәм матур башкаруга ирештек.
ТР Президенты ярдәмчесе, “Яңарыш” республика фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова киңәшмәдә катнашучыларны 2013 елда реставрациялү һәм төзелеш эшләре үткәреләчәк Свияжски утрау-шәһәрчеге объектлары исемлеге белән таныштырды. Ул 2013 елда 12 объектта эшләрне төгәлләү зарури булуын билгеләп үтте.
Киңәшмәдә шулай ук киләсе елда дәвам ителәчәк эшләр буенча да фикер алыштылар. Шула итеп, Успенский соборы, Никольский чиркәве, XIX гасыр хастаханәсе бинасы комплексын реставрацияләү, “Татар бистәсе” археология зонасында консервация эшләре, Благовещение чиркәвен төзекләндерү турында сүз барды. Бу исемлеккә “Островок” хәйрия фонды реставрацияләргә ярдәм итә торган училище бинасы комплексы да керә. Анда онкология һәм башка каты аврулар кичергән балаларны савыктыру үзәге ачылачак.
Киңәшмәдә ТР Дәүләт киңәшчесе Секретариаты җитәкчесе Евгений Гришин, ТР мәдәният министры Айрат Сибгатуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, “Татинвестгражданпроект” ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов, “Свияжски утрау-шәһәрчеге” Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музее директоры Артем Силкин һ.б. рәсми затлар катнашты.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз