Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев Валентина Матвиенкога Болгарны һәм Свияжскины торгызу проектын тәкъдим итте
2013 елның 13 феврале, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Федераль җыелышының Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенкога “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәре” проектын тәкъдим итте.
Очрашу Казан Кремлендә узды. Анда шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, “Яңарыш” фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова һәм башка рәсми затлар да катнашты.
Минтимер Шәймиев Валентина Матвиенкога тарихи истәлекләрнең, Болгарда һәм Свияжск утрау-шәһәрендә төзелгән һәм төзелүче яңа корылмаларның стендын, макетларын күрсәтте, әлеге шәһәрләрдә тарихи истәлекләрне торгызу эшләре барышы белән таныштырды. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Болгарны һәм Свияжскины торгызу проектына Россия Президенты Владимир Путинның ярдәм итүен билгеләп үтте. Финанслау федераль үзәк һәм республика тарафыннан тигез өлешләрдә алып барыла. Болгар һәм Свияжск, мәдәни истәлекләр буларак, Россия күләмендә әһәмияткә ия. Хәзер әлеге объектларны ЮНЕСКО исемлегенә кертү буенча эш алып барыла. Алар икесе дә Идел буендагы иң матур урыннарга урнашкан. Болгарны һәм Свияжскины торгызуга шулай ук хәйриячеләр ярдәме дә мөмкинлек бирде. “Бу шундый игелекле идея һәм шундый игелекле проект, аңа ярдәм итүдән кем генә баш тартыр икән", - дип билгеләп үтте В. Матвиенко.
“Без рухияткә сүздә түгел, ә эштә ирешәбез. Татарстанда хәйриячелек буенча зур тәҗрибә бар. Аерым әйткәндә, без аз керемле гаиләләрдәге беренче сыйныф балаларын бөтен мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итәбез. Болгарга һәм Свияжскига килгәндә исә, мин, дөресен генә әйткәндә, мондый уңышны үзем дә көтмәгән идем”, - дип җавап бирде М. Шәймиев.
“Бу әлеге процесс башында нәкъ менә Сез торганга күрә шулай. Кешеләрдә сезгә карата бик зур ышаныч бар. Барлык хәйриячеләр белә: аларның һәрбер тиене эштә булачак, республикада Сезнең абруегыз бик югары”, - диде Минтимер Шәймиевкә Валентина Матвиенко.
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе кадерле кунакка Хәйриячеләр китабының өченче томын күрсәтте, анда әлеге проектка булышлык күрсәткән кешеләрнең исемнәре кертелгән. “Кешеләр кайвакыт яңа гына туган бала исеменнән “Яңарыш” фондына акча кертәләр. Бу проект – бөтен Россия җәмгыятенә зур сигнал”, - дип ассызыклады М. Шәймиев.
Валентина Матвиенко, Россия Президенты Владимир Путин үз юлламасында чыгышының зур өлешен рухияткә, патриотлыкка, әхлакый нигезләрне торгызуга багышлавын билгеләп үтте. “Бу очраклы түгел”, - диде ул. Болгар белән Свияжскины берьюлы торгызуның дөрес карар булуын да өстәде.
“Бу сезнең зирәк карарыгыз, әгәр дә нинди дә булса бер объектны торгыза башлаган булсалар, бер яктан яки икенче яктан тәнкыйть булыр иде, ә монда тигезлек сакланган”, - диде В. Матвиенко.
Очрашу ахырында М. Шәймиев һәм В. Матвиенко бер-берсенә истәлекле бүләкләр тапшырдылар. “Сез бик игелекле эшкә алынгансыз, бу бары тик шундый бөек кешенең көченнән генә килә. Үз тирәсенә шундый команданы бары тик көчле шәхес кенә туплый ала. Без Болгарга һәм Свияжскига килергә тырышырбыз һәм сезгә бу эшегездә ярдәм итеп торырбыз” – дип йомгаклап куйды Валентина Матвиенко.
“Без “ихлас күңелдән” дигән девиз астында эшлибез. Мин әлеге эшнең фанаты инде, башкача әйтеп булмый”, - дип җавап бирде Минтимер Шәймиев.
"Татар -информ" Мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз