Минтимер Шәймиев: “Татарстанга Казахстанның күптелле белем бирүне гамәлгә ашыру тәҗрибәсе кызыклы”

2020 елның 29 августы, шимбә

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казахстан Республикасы мәгълүмат һәм иҗтимагый үсеш министры Аида Балаева белән очрашты.

“Без сезнең республика уңышларына шатланабыз. Мин бу хакта Казахстанның беренче Президенты Нурсолтан Абишевич Назарбаевка берничә тапкыр әйттем, без аның белән күп еллар нәтиҗәле хезмәттәшлек иттек һәм хәзер дә дустанә мөнәсәбәтләрдә яшибез. Ул уңышлы эшләр һәм тынычлык сөючән сәясәт ярдәмендә дөньяга танылган яңа дәүләт төзи алды. Хәзерге җитәкче дә ихтирамга лаек, күргәнебезчә, Назарбаевның цивилизациягә салган юлы аның тарафдары һәм варисы – Казахстанның яңа президенты Касым-Жомарт Токаев тарафыннан дәвам ителә. Касым-Жомарт Токаев һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия белән Казахстан арасындагы хезмәттәшлек кысаларында күп өлкәләрдә партнерлар булып тора, без моңа бик шатбыз”, - диде Минтимер Шәймиев.

ТР Дәүләт Киңәшчесе кунакларга “Яңарыш” республика фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган күптелле белем бирү комплекслары булдыру проекты турында сөйләде. Проектның максаты - көндәшлеккә сәләтле яшь татарстанлыларны тәрбияләүгә юнәлдерелгән. “Беләбез, Казахстанда күптелле белем бирүне гамәлгә кертү берничә ел элек башланды. Шуңа күрә безгә мәгариф өлкәсендә бу юнәлешне гамәлгә ашыру тәҗрибәгез бик кызыклы”, - дип ассызыклады ул.

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Казахстан Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Ермек Кошербаев, Казанда Казахстан Республикасының Генераль консулы Жанболат Мурзалин, “Татар һәм башкортларның Казахстан конгрессы” идарәсе рәисе Тәүфыйк Кәримов катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International