Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
М. Ш. Шәймиев Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе делегациясе белән очрашты
2013 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең Ленинград өлкәсе Законнар чыгару җыелышының депутаты Илдар Гилязов җитәкчелегендәге Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе делегациясе белән очрашуы булып узды.
Делегация составында Бөек Ватан сугышы ветераннары, Ленинград өлкәсенең татар җәмгыятьләре җитәкчеләре, сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмалары вәкилләре.
Алар Казанга махсус Ватанны саклаучылар бәйрәме көннәрендә килделәр, алар Татарстан җитәкчелегенә Советлар Союзы герое , шагыйрь –сугышчы, Ленинград өлкәсе территориясендәге Любань хөҗүм итү операциясендә актив катнашучы Муса Җәлил һәйкәле – бюстын тапшырдылар. Һәйкәл 2012 елның 9 ноябрендә Ленинград өлкәсенең Тосно шәһәрендә, Муса Җәлил сугышкан 2 нче хәл иткеч хөҗүм ясаучы армиянең канлы сугышлары узган урында ТР Мәдәният министры Айрат Сибгатуллин катнашында ачылды.
Кунаклар тагын бер истәлекле бүләк алып килгәннәр – герой-шагыйрь Муса Җәлил яраланган һәм әсирлеккә алынган урыннан җир тутырылган снаряд гильзасы, ул иртәгә Казан ратушасындагы Ватанны Саклаучылар көненә багышланган бәйрәм тантанасы вакытында Бөек Ватан Сугышы Музей-мемориалына тапшырылачак.
Бүген Кремлнең Вәкиллек корпусында делегацияне ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова каршы алды һәм аларга федераль әһәмияте булган “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәре” мәдәни-тарихи проектын тәкъдим итте, Делегация Болгар һәм Свияжскиның тарихи истәлекләре стенды, макетлары белән, шулай ук төзелгән һәм төзелүче яңа корылмалар, әлеге тарихи истәлекләрне яңадан торгызу эшләре барышы белән танышты.
Очрашу башында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев төбәктәге татар җәмгыятьләренә ярдәм итүләре, Татарстанга игътибарлары, татар халкының бөек улы – Муса Җәлилгә куелган һәйкәл өчен һәм Ленинград янындагы сугышларда хәлак булганнарның барысын да мәңгелләштергәннәре өчен делегация әгъзаларына рәхмәтләрен белдерде.
“Сез, ленинградчылар һәм Санкт- петербургта торучылар – зур хөрмәткә лаек үзенчәлекле халык. Сугыш һәм сугыштан соңгы вакытларда һәрвакыт ярдәмчел булуыгыз белән аерылып торасыз, изге эшләргә шундый зур эчкерсезлек белән алынасыз. Бу бик кыйммәтле нәрсә. Безгә кирәк булган рухиятнең шундый мисалы булу, безне рухи яктан баетып торучы шундый җир булуы бик әйбәт”,- дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.
Ул Ленинград өлкәсе Тосно районы муниципаль белем бирү башлыгы Сергей Барановка, Бөек Ватан сугышында катнашкан Федор Левскийга, Ленинградтагы сугыш һәм сугыш хезмәте ветераннарының төбәкара иҗтимагый оешмасы комитеты рәисе Василий Гладышинга рәхмәт хатлары тапшырды.
Ленинград өлкәсендәге Законнар чыгару җыелышының депутаты Илдар Гилязов Минтимер Шәймиевкә җылы кабул итүе өчен рәхмәтләрен белдерде һәм “Яңарыш” фонды белән хезмәттәшлеккә ышануын әйтте.
ТР Президентының матбугат хезмәте
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз