Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев “Яңарыш” фондының Попечительләр Советы утырышын уздырды
2013 елның 1 марты, җомга
Бүген Казан Кремлендә узган Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрне яңадан торгызу буенча “Яңарыш” Республика фонды Попечительләр советының 2012 елдагы эш нәтиҗәләренә һәм 2013 елга планнар билгеләүгә багышланган утырышы узды.Утырышны ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев алып барды.
ТР Президентының Социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе,ТР тарихи һәм мәдәни истәлекләрне яңадан торгызу буенча “Яңарыш” Республика фонды җитәкчесе Татьяна Ларионова чыгыш ясады.Ул узган елда Болгарда тарихи объектларда гына эш алып барылмавын, яңалары да төзелүен билгеләп үтте. Билгеле буенча, узган елда Идел буе болгарларының ислам динен рәсми кабул итүенә багышланган Истәлек билгесе, Ак мәчет, Икмәк музее, Дәвачы йорты һәм һөнәрчелек остаханәләре ачылды.
Шулай ук узган елда яңа табылган Хан сарае хәрәбәләре саклагыч түбә астына алынган. Мондый саклагыч түбә – Россиядә әле бердәнбер. Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу буенча “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев сүзләренчә, мондый корылма зур мөмкинлекләр ача. Саклагыч корылмалар икенче мунча һәм чүлмәк ясау өчен эшләнгән мичләр өстендә дә булачак.ТР Дәүләт Киңәшчесе тарихи җирлектә табылган 20 мунчаның дүртесе ачылганлыгын, вакыт үтү белән, тарихи валдан читтә эшләп торган шундый мунча торгызылачагын, мондый мунчаларның Болгарның алга киткән феодаль дәүләт булганлыгын раславын хәбәр итте.
Узган елда шулай ук Җәмигъ мәчетендә, Кече шәһәрчектә, Көнчыгыш һәм Төньяк мавзолейларда, Кара, Ак һәм Көнчыгыш палаталарда, Хан төрбәсендә, XIV гасыр мавзолейларында һәм башка объектларда эш алып барылган. Быел да аларда эш дәвам итәчәк. Төп бурыч – әлеге объектларны консервацияләү һәм музеефикацияләү. Татьяна Ларионова сүзләренчә, 2013 ел Болгардагы башка мөһим объектларны, бигрәк тә музей комплексы белән берләштерелгән Елга вокзалын тәмамлау елы булачак. Әмма Елга вокзалын төзү буенча эшләр тоткарлык белән бара. Бүгенге көндә 6 мең квадрат мәйданда нибары 43 кеше эшли. Әлеге объект 18 майга тапшырылырга тиеш.
Моннан тыш, быел фестиваль-вакыйгалар комплексы төзелешен төгәлләү, “Габдрахман сәхабә коесы” комплексын реконструкцияләү, фәнни археология базасын, Көнбатыш һәм Көнчыгыш капкалар төзеп бетерү, Рабига күлен чистарту эшләрен төгәлләү планлаштырыла.
Зөя утрау-шәһәрчегенә килгәндә, узган елда Константин һәм Елена чиркәве, “Ат хуҗалыгы” туристик-этнография комплексы төзекләндерелгән. “Всех скорбящих Радость” соборында төп яңарту эшләре тәмамланган. Быел Троицк, Сергиев чиркәүләрендә, Братский корпусында, шулай ук Богородице-Успение монастыре объектларында эш алып барылачак.
2013 елда төп бурыч – гражданнар һәм торак архитектурасы һәйкәлләре төзекләдереләчәк. Алар арасында 19 нчы гасырның портиклы йорты (анда Гражданнар сугышы музее булачак), Тимофеев-Терентьев-Бровкин йорты, Екатерининская баскычы, земство хастаханәсе, өяз училищесы биналары бар.Быел шулай ук Зөя земство управасы архивы, су башнясы биналарында, һөнәр училищесы һәм янгын олаулары комплексында эш башланачак. “Татар бистәсе” археология зонасында эш көчәйтеләчәк.
Татьяна Ларионова сүзләренчә, быел Болгарда һәм Зөядә төп бурыч - туристлар өчен уңайлы инфраструктураны булдыруны тәмамлау.
ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы Исемлегенә кертү өчен тәкъдим ителгән Болгар һәм Зөя комплекслары буенча экспертлардан уңай бәяләмә алынган булса да, бу юнәлештә эш дәвам итә,-дип искәртте Минтимер Шәймиев.
М.Шәймиев көнбатыш илләре тәҗрибәсен өйрәнү буенча зур эшләр башкарылганына игътибар итте,”ЮНЕСКО институтлары белән алып барылган эшләргә карасак, без өлгерүче-яхшы укучылар”,-дип аасызыклады ул.
Борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчегенең яңа ачылган археологик объектларын консервацияләү һәм музеефикацияләү буенча барган эшләр турында КФУ ның Тарих институты директоры, “Яңарыш” Фондының эксперт советы секретаре Рамил Хәйретдинов сөйләде.
“Татар-информ”МА, ТР Президенты матбугат хезмәте.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз