Минтимер Шәймиев Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты

2021 елның 5 июне, шимбә

Бүген “Изге Болгар җыены” кысаларында Болгар ислам академиясе мәйданында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Киңәшмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин үткәрде. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Россиянең үзәкләштерелгән дини берләшмәләр вәкилләре катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты тарафыннан 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү турында йөкләмә бирелгән иде. Дәүләт башлыгы күрсәтмәсе буенча оештыру комитетын РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин җитәкли.

Хөкүмәт Рәисе урынбасары ассызыклаганча, Ислам дине Россия дәүләтчелегенең һәм мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булып тора. Башка традицион диннәр белән беррәттән, Ислам дине милләтара тынычлыкны һәм милләтнең һәм дәүләтнең тотрыклы үсешен саклап калуга бәяләп бетергесез өлеш кертә.

“Россия Президенты Владимир Владимирович Путин күп тапкырлар динара һәм милләтара диалогның мөһимлеген билгеләде, динара татулык традицияләре безнең байлыгыбыз булуына игътибар итте”, - диде вице-премьер.

Ул билгеләгәнчә, федераль хакимият органнарына, Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән берлектә, оештыру комитеты составын һәм бәйрәм итү буенча чаралар планын әзерләү һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенә кертү йөкләнде. Әлеге оештыру эшләрен июнь ахырына кадәр төгәлләргә кирәк.

Рөстәм Миңнеханов республиканың оештыру комитетын булдыру һәм эш планын әзерләү турында хәбәр итте. “Бүгенге очрашуда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәсем килә. Биредә төрле төбәк вәкилләре, безне барыбызны да уртак дин берләштерә. Шуңа күрә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу бөтенроссия әһәмиятенә ия. Илебез Президентына әлеге инициативаны хуплаганы өчен зур рәхмәт. Бәйрәм чараларын югары дәрәҗәдә оештырырга кирәк. Болгарда гына түгел, Татарстанда да, Мәскәүдә дә, шулай ук “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме эше кысаларында, гадәттәгечә Ислам динен тоткан төбәкләрдән килгән коллегалар белән хезмәттәшлек итү”, - диде ТР Президенты.

Марат Хөснуллин истәлекле датаны бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында кайбер мәсьәләләрне хәл итәргә кирәклеген билгеләп үтте. “Без Казанда Җәмигъ мәчетен төзү мәсьәләсе буенча фикер алыштык. Безгә карар кабул итәргә кирәк, кайчан һәм кайда булачак. Миңа калса, безнең юбилейга нигез ташын салу дөрес булыр иде”, - дип мөрәҗәгать итте ул киңәшмәдә катнашучыларга.

Шулай ук вице-премьер туристлар агымын арттыру максатыннан Болгарга килү юлларын төзү темасын да кузгатты. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, бүген Казаннан, Ульяновскидан һәм Самарадан Болгарга алып баручы өч төп маршрутны ремонтларга кирәк. Моннан тыш, шәһәр эчендәге юлларны да рәтләргә кирәк. Марат Хөснуллин бу максатларга акча табылачагын ассызыклады.

Минтимер Шәймиев истәлекле датаны федераль дәрәҗәдә бәйрәм итү турындагы карарның зур әһәмиятен билгеләп үтте. “Безгә тиешенчә әзерләнергә кирәк. Без – мөһим тарихи вакыйганың шаһитлары”, - дип ассызыклады ул.

Минтимер Шәймиев Ислам һәм православие тарихи яктан республикада аерым урын алып тора, дип өстәде. Күп еллар дәвамында бер үк вакытта мөселман һәм православие изге урыннарын торгызу гамәлгә ашырыла. “Республикада Ислам һәм православиегә бертигез игътибар бирү принцибы саклана. Без моны тулысынча аңлыйбыз. Шуның аркасында без бүген Татарстанда диннәр арасында татулык барлыгын күрәбез”, - дип ассызыклады ТР Дәүләт Киңәшчесе.

ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының “Милли Шура” рәисе Васил Шәйхеразыев кыскача яңа объектлар төзү, конференцияләр үткәрү, тематик басмалар чыгару һ.б. чаралар планын әзерләү турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International