Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Актанышта “Адымнар” күп телле гимназия-интернатын ачтылар

2021 елның 20 августы, җомга

Бүген Актаныш авылында “Адымнар” яңа күп телле гимназия-интернатын ачу тантанасы булды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) җитәкчесе Анзор Музаев катнашты.

Үзенең сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов төзүчеләргә рәхмәт белдерде, мәктәпнең сыйфатлы итеп төзелүен һәм вакытында тапшырылуын билгеләп үтте. Гомумән алганда, Актаныш районы мәгариф һәм уку йортларының матди-техник базасын камилләштерүгә зур игътибар бирә, дип белдерде ТР Президенты. “Без Актаныш районына зур өметләр баглыйбыз. “Адымнар” комплексы уңышлы эшләячәк дип өметләнәбез. Биредә балаларыбызны укыту һәм үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган”, - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Минтимер Шәймиев “Адымнар-Актаныш” – республикада дүртенче күп телле комплекс, дип искәртте. Элегрәк Казанда һәм Алабугада мәгариф учреждениеләре ачылган иде. Комплекс концепциясе рус, татар һәм инглиз телләрендә укытуны күздә тота. Якындагы елларда тагын шундый ике уку йорты булдыру планлаштырыла.

Яңа мәктәп 462 укучыга исәпләнгән. Комплекс структурасы күп телле мәктәптән һәм мәктәпкәчә белемнән тора. 5-11 сыйныф укучылары гарәп һәм төрек телләрен өйрәнә алачак.

Күп телле гимназия-интернат базасында “Тулы көн мәктәбе” оештырылачак. Аны тормышка ашыру өчен цифрлы лабораторияләр, остаханәләр, спорт һәм хореография заллары, актлар залы, заманча мәгълүмат үзәге бар. Укучылар типография, фото һәм медиа, мультипликация, робот техникасы, IT-әзерлек, 3D-модельләштерү өлкәсендә күнекмәләрен үстерү, шулай ук милли чигү һәм кулинария күнекмәләрен үзләштерү мөмкинлеге алачак.

Алга таба Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин һәм Анзор Музаев  БДБ буенча 200 балл җыйган укучылар белән очраштылар. Очрашу мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында узды. Татарстанда быел 200 баллны 2 фән буенча 11 укучы җыйды. Татарстан БДБ нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясенең лидер-төбәкләр төркеменә керде.

Аннары кунаклар районның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараена килделәр, анда алар мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында катнаштылар. Утырышны Рөстәм Миңнеханов уздырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International