Рөстәм Миңнеханов, Сергей Шойгу һәм Минтимер Шәймиев Казан Кремлен йөреп чыктылар

2021 елның 27 августы, җомга

Казанга визиты кысаларында РФ Оборона министры Сергей Шойгу Казан Кремлендә булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев озата йөрде.

Экскурсия барышында кунаклар “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә булдылар, анда “Тормыш хакына иҗат” күргәзмәсен карадылар. Күргәзмәдә Сергей Шойгуның әсәрләре тәкъдим ителгән. Барлыгы 100 эш – 83 картина һәм 17 декоратив агач эшләнмәләре. Экспонатларның бер өлеше киләсе елда аукционда сатылачак, ә җыелган акчалар авыру балаларга ярдәм итүгә тотылачак.

Аннары Сергей Шойгу Казанның зур спорт объектларын – “Ак Барс Арена” стадионын, “Татнефть Арена” боз сараен, Спортның су төрләре сараен һәм башкаларны карап чыкты.

Шуннан соң Россия Оборона ведомствосы башлыгы Губернатор сараенда булды, анда Мактаулы кунаклар китабында истәлекле язма калдырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International