Бүген Мәскәүдә, Зур Кремль сараеның Андреевск залында Владимир Путинның Россия Президенты сайлауларында аны яклаган ышанычлы затлар белән очрашуы узды.
Очрашуда Россия Федерациясе Президенты вазыйфасына кандидат В.В. Путинның ышанычлы заты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Президентын сайлауда катнашты. Ул Татарстанның Лаеш районы Матюшино поселогы сайлау участогында тавыш бирде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев «Горький исемендәге Зеленодольск суднолар төзү заводы" АҖдә булды».
Аны Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев, «Ак Барс «Берләшкән сәнәгать корпорациясе» АҖ генераль директоры Ренат Мистахов һәм «Горький исемендәге Зеленодольск суднолар төзү заводы" АҖ генераль директоры Александр Филиппов озата йөрде.
Бүген «Корстон» комплексында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.