Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Әлмәттә һәм Түбән Камада «Адымнар» мәктәпләре төзелешенә старт бирделәр

2021 елның 4 сентябре, шимбә

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Әлмәттә һәм видеоэлемтә аша - Түбән Камада «Адымнар» яңа күп телле белем бирү комплексы төзелешенә старт бирделәр. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Адымнар» проекты уңышлы гамәлгә ашырыла, яңа мәгариф объектлары ачыла. Күп телле комплекслар инде Казанда, Алабугада, Чаллыда һәм Актанышта эшли. «Киләсе елда ук без Әлмәт һәм Түбән Камада мәктәпләр ачачакбыз. Биредә уку өчен барлык шартлар да тудырылачак», - дип ассызыклады ТР Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, «Адымнар»да укытуның заманча методикалары кулланыла, кайбер эшләнмәләрне алга таба республиканың башка мәктәпләренә тапшыру планлаштырыла.

Минтимер Шәймиев мондый «Адымнар» проектының Россиядә беренче тапкыр гамәлгә ашырылуына игътибар итте. Комплекс концепциясе рус, татар һәм инглиз телләрендә укытуны күздә тота. «Әлеге мәктәпләрне тәмамлаучылар дөнья дәрәҗәсендә конкурентлыкка сәләтле булачак», - дип ассызыклады ул.

Әлмәттә һәм Түбән Камада яңа күп телле комплекслар 1224 укучыга исәпләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International