Рөстәм Миңнехановка һәм Минтимер Шәймиевкә Әлмәт мәктәбендә уникаль биолабораторияне тәкъдир иттеләр

2021 елның 4 сентябре, шимбә

Бүген Әлмәткә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә булдылар һәм яңа уникаль биолабораторияне карадылар.

«Татнефть» компаниясе тарафыннан гамәлгә ашырыла торган мәгариф проекты нефть төбәге мәктәпләрендә in-vitro вегетатив үрчү ысулы белән чыгарылган үсемлекләр үстерү лабораторияләре белән биологиянең заманча сыйныфларын булдыруны күздә тота.

Әлмәтнең 1нче мәктәбендә биосыйныф 2021 елның җәеннән бирле эшли һәм Әлмәттә бу – өченчесе инде. Татарстанның көньяк-көнчыгышында барлыгы шундый 8 мәктәп лабораториясе эшли.

Кунакларга яңа лабораториянең үзенчәлекләре турында сөйләделәр һәм биосыйныфта уку процессы белән таныштырдылар. Биредә биология дәресләрен яңа форматта үткәрәләр. Укучылар тикшеренү һәм практик эшчәнлек белән шөгыльләнәләр. Сыйныфлар интерактив такталар, ут һәм электрон микроскоплар, ноутбуклар, барлык кирәкле кораллар, лаборатор савыт-саба, реактив һәм биоматериаллар белән җиһазландырылган.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, проектны гамәлгә ашыру барышында (2019 елдан башлап) балалар 60 меңнән артык үсемлек үстергән, шул исәптән, триплоидлы усак, сирень, кержевик, ак бабасыр уты, күк җиләк, канәфер, ак каен, бәрәңге, җир җиләге.

Лабораторияне карап чыкканнан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев чүлмәкләргә триплоидлы усентеләр утырттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International