Минтимер Шәймиев РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирде

2021 елның 17 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты. Ул Татарстанның Лаеш районы Матюшино поселогы сайлау участогында тавыш бирде. 

“Соңгы елларда сайлаулар бик оешкан рәвештә уза, шуңа күрә, иң мөһиме - халык ышаныч күрсәткән депутатлар үзләренең халык алдындагы вәгъдәләрен йөзләренә кызыллык килмәслек итеп үтәргә, матур итеп эшләргә тиешләр. Чөнки депутатлар халык исеменнән хакимияткә киләләр, шуңа күрә үз вәгъдәләрен онытмасыннар. Сайлауларыбызга халык киләчәктә дә тулысынча ышаныч белдерсен өчен бу бик мөһим. Халык алдында ышанычны акларга кирәк”, - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International