Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, 2006-2010 елларда Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, 2010-2021 елларда «Яңарыш» республика фондының башкарма директоры Татьяна Лионовага күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республиканың социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше өчен дәүләт бүләге - Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Рәхмәтен тапшырды.
Бүген Казанда Каенлыкта (Мирный бистәсе) «Сабантуй» татар халык бәйрәмендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев булдылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Казан» халыкара ат спорты комплексында булдылар, анда милли бәйрәм - Сабантуйга багышланган ат чабышлары узды.