Минтимер Шәймиев республикада күптелле белем бирү комплексларын булдыру буенча киңәшмә уздырды

2021 елның 17 декабре, җомга

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе һәм “Яңарыш” республика фондының  Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә “Адымнар” күптелле белем бирү комплекслары объектлары, шулай ук Чаллы шәһәрендә Өстәмә белем бирү үзәге төзелеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

“Безнең күптелле белем бирү комплексларын булдыру проекты - белем бирүдә яңа сүз. Һәм тормыш аңа ихтыяҗ барлыгын күрсәтә, аеруча заманаларның тиз үзгәрүчән, дөнья базарында көчле конкуренция һәм югары технологияләр үсеше шартларында. “Белем-көч” әйтеме актуальләшә бара. Бу эшне башлап җибәрүебез бик яхшы булды һәм без яхшы, тәҗрибәле команда җыйдык. Бу - зур эшнең башлануы. Республикада уңышлы исем белән “Адымнар” хәрәкәте башланды. Гомумән без эшебезне уңышлы башкарабыз. Безгә бу юнәлешне лаеклы алып барырга кирәк”, - дип билгеләде Минтимер Шәймиев.

Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә “Адымнар” күптелле белем бирү комплекслары объектлары төзелешенең барышы турында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Хәзерге вакытта ике комплекс та катгый рәвештә график буенча төзелә, өченче кат биеклегендә төзелеш-монтаж эшләре бара. Комплексларны файдалануга тапшыру 2022 елның август аена планлаштырыла.

Чаллы шәһәрендә Өстәмә белем бирү үзәген булдыру турында ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде. Өстәмә белем бирү үзәге “КАМАЗ” ГАҖ нең  “Эзтабар” балалар сәламәтләндерү лагеры базасында төзелә.

Киңәшмәдә РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Зөлфия Сөнгатуллина, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, ТР экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков, ТРның Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов, ТРның Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин, “ТИГП” ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов, “КАМАЗ” ГАҖ генераль директоры урынбасары Жанна Хәлиуллина, “Грань” ҖЧҖ генераль директоры Леонид Анисимов катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International