Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев исеменә 85 яшь тулу уңаеннан котлаулар килә

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

ТКХ реформалауга ярдәм Фонды генераль директоры Константин Цицин, Россия Сәнгать академиясе президенты Зураб Церетели һәм башкалар ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев исеменә 85 яшь тулу уңаеннан котлау телеграммалары юлладылар.

Юбилярны котлауларга Башкортостан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров та кушылды. Ул, аерым алганда, Минтимер Шәймиевнең туган Татарстанга хезмәт итүен, татар телен һәм мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

Шулай ук Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтае Рәисе К.Толкачев та телеграмма юллады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International